Реклама
Җәмгыять
Бал бик кыйммәткә төшкән
Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хәбәр иткәнчә, соңгы вакытларда алдашулар, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның өйләреннән матди байлыкларын урлау очраклары ешайган.
Явыз ниятле бу кешеләр җинаятьләрне социаль хезмәткәрләр, социаль тәэминат органнары һәм коммуналь хезмәткәрләре булып яисә техника, азык-төлек тәкъдим итү сылтавы белән кылалар.
Шушы көннәрдә генә күрше республикада яшәүче олы яшьтәге ханым җинаятьчеләр корбаны була, ул бал сатып алырга теләп, ике таныш түгел хатын-кызны өенә кертә. Яшергән урыныннан акчасын алып, аны сатучыларга бирә. Ә тегеләр исә, су эчәргә сорыйлар һәм ул кухняга чыгып китүгә, аны талыйлар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары алып барыла.
Тәртип сагында торучылар шундый хокук бозулар турындагы мәгълүматларны 02 яки 2-87-28 телефоннары буенча яисә участок полициясе уполномоченныена хәбәр итүегезне сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев