Бәла-казаны ничек булдырмаска
Газ безнең көндәлек тормышыбызга ныклап керде – без аның һәрчак кулланылышта булуына һәм уңайлылыгына күнектек.
Гәрчә әлеге уңайлылык артында мөмкин булган хәвеф-хәтәр ята: газ җайланмаларын куллану кагыйдәләренә битараф карау фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Бәла-каза кайдан чыга?
“Буа газы” ЭПУның Тәтеш РЭГХ начальнигы Илнур Мөхәммәдиев әйтүенчә, газ исе белән агулануның һәм башка вакыйгаларның төп сәбәпләре түбәндәгеләр белән бәйле:
• газ приборларын куллану кагыйдәләрен бозу;
• җилләтү каналлары начар торышта булу;
• биналарны законсыз үзгәртеп кору;
• җайланмаларның искерүе;
• газ җайланмаларын үз белдеклегең белән тоташтыру яки төзекләндерү;
• ремонт ясаганда, яңа кухня җиһазлары урнаштырганда җилләтү системасын ябу;
• газ җайланмалары булган бүлмәләрне йокы һәм ял итү өчен куллану;
• һава килүгә тоткарлык ясаучы герметик тәрәзәләр урнаштыру;
• газ җайланмаларын антисанитар халәттә тоту.
Төтен юлларының һәм җилләтү каналларының тиешле торышы өчен идарә итүче компанияләрнең җаваплылыгын да онытырга ярамый.
Техник хезмәт күрсәтү – иминлек нигезе
Газ казаннары, колонкалары һәм плитәләре – югары куркынычлылыктагы җайланмалар. Теләсә нинди төзексезлек бәла-каза сәбәпчесе булырга мөмкин. Даими техник хезмәт күрсәтү фаҗигадән сакланырга ярдәм итә.
Планлы техник хезмәт күрсәтүгә нәрсәләр керә?
Тәтеш РЭГХ белгечләре елга бер тапкырдан да ким булмаганча хезмәт күрсәтү үткәрәләр. Моңа түбәндәгеләр керә:
• газ белән тәэмин итү системасында газ чыгу ихтималын тикшерү;
• җилләтү каналындагы һава агымын контрольдә тоту;
• җайланманың барлык төрләрендә газ яну барышын көйләү;
• горелканы корымнан чистарту;
• көнкүрештә газдан куркынычсыз файдалану буенча инструктаж.
Техник хезмәт күрсәтү өчен кем җаваплы?
Закон буенча газ приборларының куркынычсызлыгы һәм дөрес кулланылышы өчен торак милекчеләре җаваплы. Ләкин җайланманың торышын мөстәкыйль тикшерергә кирәк түгел: хуҗа махсуслаштырылган оешма белән техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзергә бурычлы.
Хезмәт күрсәтүдән баш тарту нәтиҗәләре
Ни аяныч, барлык милекчеләр дә белгечләрне торакка кертүнең мөһимлеген аңлап җиткермиләр. Бу җитди куркыныч тудыра:
• җиһазны үз белдеклегең белән алыштыруны яки законсыз үзгәртеп коруны ачыклау мөмкин түгел;
• газ чыгу һәм башка хәвефле хәлләр килеп чыгу куркынычы арта.
Газ җайланмалары күпме эшли?
Куллану вакыты приборның паспортында күрсәтелә һәм гадәттә 10 – 15 елны тәшкил итә. Шул ук вакытта, сак куллану һәм даими техник хезмәт күрсәтү очрагында, плитә озаграк та эшләргә мөмкин.
Вакыты чыккач, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1. Җайланманың торышын тикшерү өчен лицензияле оешмага мөрәҗәгать итәргә.
2. Диагностика нәтиҗәсендә карар кабул итәргә: җайланманы алыштырырга яки куллануны дәвам итәргә.
3. Чираттагы хезмәт итү вакыты тәмамлангач, процедураны кабатларга.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз: куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез һәм планлы тикшерүләр үткәрүгә тоткарлык ясамагыз!
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев