Балалар теракт корбаннары булды
3 сентябрь – террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне
(Тәтеш, 3 сентябрь, «Тәтеш таңнары»).
Тарихтан
2004 елның 1 сентябрен Бесланда яшәүчеләр (Төньяк Осетия) һәм бөтен Россия халкы бүгенге Россия тарихында иң зур фаҗигаләрнең берсе буларак истә калдырды.
Бу көнне террорчылар төркеме шәһәрдәге 1 нче мәктәпне тантаналы линейкадагы укучылар, аларның ата-аналары һәм уку йорты хезмәткәрләре белән бергә әсирлеккә алган иде. Тоткыннарның гомуми саны мең ярымга якын кешене тәшкил иткән. Рәсми мәгълүматлар буенча, мәктәпне басып алуда 32 террорчы катнашкан.
Мәктәп янына берничә машина килеп туктаган, алардан битлекләр кигән кораллы кешеләр чыккан. Террорчылар балаларга һәм өлкәннәргә янап, аларны мәктәп бинасына керергә мәҗбүр иткәннәр.
Бесланда 350дән күбрәк кеше теракт корбаны булган, шуларның яртысыннан күбрәге – балалар.
3 сентябрьдә үзәк паркта террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган “Террорга каршы бергәләп!” дигән мәгълүмати акция узачак. Шулай ук, көн дәвамында, “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәгендә бушлай тематик документаль роликлар күрсәтү оештырылачак.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев