Балаларны күзәтүчесез калдырмагыз
Узган ел Татарстанда янгын вакытында балигълык яшендә булмаганнарның үлем-җитеме һәм җәрәхәтләнүе арту теркәлгән.
Янгыннарда 6 баланың гомере өзелгән, 26 бала җәрәхәтләр алган (2024 елның шушы вакытында 3 бала һәлак булган, 19 бала җәрәхәтләнгән).
Үлемнең сәбәпләре:
электр җайланмаларын техник файдалану кагыйдәләрен бозу (3 бала һәлак булган);
ут белән саксыз эш итү (2 бала һәлак булган);
электр җайланмаларын монтажлау кагыйдәләрен бозу (1 бала һәлак булган).
Имгәнү сәбәпләре:
балалар шуклыгы (9 бала җәрәхәтләнгән);
электр җайланмаларын монтажлау кагыйдәләрен бозу (4 бала җәрәхәтләнгән);
ризык әзерләгәндә саксыз эш итү (4 бала җәрәхәтләнгән);
электр җайланмаларын техник файдалану кагыйдәләрен бозу (2 бала җәрәхәтләнгән);
көнкүреш электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу (2 бала җәрәхәтләнгән);
мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу (2 бала җәрәхәтләнгән);
ут белән саксыз эш итү (1 бала җәрәхәтләнгән);
ут төртү (1 бала җәрәхәтләнгән).
– Янгын – ул һәрвакытта фаҗига, өлкәннәр гаебе белән янгыннарда еш кына балаларның гомере өзелә. Балалар күзәтүсез калган гаиләләр яшәгән йортларда янгын чыгу куркынычы аеруча да зур. Балаларны өйдә хәтта 5 минутка гына да ялгыз калдырмагыз, бигрәк тә бикле өйләрдәге, фатирлардагы яки бүлмәләрдәге ишекләрне бәла-каза килеп чыккан очракта балалар фатирдан, өйдән мөстәкыйль чыга алмаслык итеп бикләмәгез.
Шырпы һәм кабызгычларны, җиңел кабынучан һәм янучан сыеклыкларны, шулай ук көнкүреш химиясен балалар ала алмаслык урыннарда саклагыз. Балагызга газ һәм электр приборларыннан мөстәкыйль файдаланырга, мичкә ягарга, мунчага утын тыгарга рөхсәт итмәгез. Балага янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында җентекләп сөйләргә һәм янгын чыккан очракта дөрес эшләргә өйрәтергә кирәк. Янгын вакытында яшерен урыннарга качарга ярамавын, чөнки бу аларны эзләүне һәм коткаруны кыенлаштыруын балаларның исләренә төшереп торыгыз.
Исегездә тотыгыз, балаларның иминлеге – аларның ата-аналарының эше. Балаларны күзәтүчесез калдырмагыз. Һәр бала үзенең өй адресын белергә тиеш. Ашыгыч хезмәтләр чакыру телефоннарының номерларын балалар белән яттан өйрәнегез. Бердәм коткару хезмәтенең чакыру номеры 112, янгын сагы телефоны 101, – дип мөрәҗәгать итәләр район халкына янгын күзәтчелеге белгечләре.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев