Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм чаралары

РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова йөкле хатын-кызларга һәм балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча сорауларга җавап бирә.

– Бердәм пособиегә хокукны билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача керемне исәпләгәндә, эшсезләргә, шул исәптән һөнәри керемгә салым түләүче физик затларга, шәхси эш­мәкәр, крестьян (фермер) хуҗалыкла­ры булып теркәлүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү оешмасы органнары тара­фыннан бер тапкыр бирелә торган бердәм финанс ярдә­ме исәпкә ­алынамы?

– Шәхси эшкуар, крестьян (фермер) ху­җалыгы буларак тер­кәл­гәндә гражданнарга мәшгульлек органнары тарафыннан түләнә торган бердәм финанс ярдәме бердәм пособие билгеләү хокукын билгеләгәндә гаилә кеременә керми.

– Мөрәҗәгать итүче яисә аның гаилә әгъзалары бердәм пособие билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән айга кадәр 6 айдан да соңга калмыйча мондый керем алынган кертемнең (счетның) ябылуын раслый торган документларны (белешмәләрне) тапшырырга хокуклы. Бердәм пособие билгеләү яисә билгеләүдән баш тарту турында карар кабул иткәндә күрсәтел­гән алты айлык чор ничек исәпләнә?

– Әгәр керемнәре җан башына яшәү минимумы күләменнән артык булган гариза бирүче кертем (хисап) буенча процентлар рәвешендә 2024 елның 6 мартында бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итсә, алты айлык срокны исәпләү 2024 елның февраленнән башлана. Шуңа күрә, әлеге очракта, әгәр дә гариза бирүче кертемнең (хи­сапның) 2023 елның августыннан да соңга калмыйча ябылуын раслау­чы документ тәкъдим итсә, бердәм пособие бил­геләүдән баш тарту турында карар кабул ителми.

– Эшкуарлык эшчәнлеге чоры хисап чорына кермәгән очракта бердәм пособие билгеләгәндә шәхси эшкуар керемен исәпкә алуны нинди тәртиптә башкарырга кирәк?

Мәсәлән, бердәм пособиегә гариза 2024 елның мартында бирелгән. Гариза бирүченең эшкуарлык эшчәнлеге 2023 елның гыйнварында туктатылган. Хисап чоры 01.02.2023 елдан 31.01.2024 елга кадәр исәп-хисап чоры, димәк, эшкуарның керемнәре күрсәтелгән хисап чорыннан тыш алынган. Шул ук вакытта ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең бердәм системасы аша 2023 ел булган салым чорында тулаем керемнәр турында мәгълүмат килә.

– Шәхси эшмә­кәрнең керемнәре салым чоры дәвамында алынган керемнең уникенче суммасы буларак исәпкә алына, ул хисап чорына кергән айлар санына тапкырлана.

– Бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең тәэмин ителешен мөлкәти бәяләүне гамәлгә ашырганда, бәясе тулысынча Россия Федерациясе Оборона министрлыгының вәкаләтле органы тарафыннан бирелгән торак субсидиясе исәбеннән түләнгән торак урын исәпкә алынамы?

– Россия Федерациясе Оборона министр­лыгының вәка­ләтле органы тарафыннан бирелгән торак субсидиясе исәбенә тулысынча түләнгән торак бина гаиләнең мөлкәти хәлен билгеләгәндә исәпкә алынмый.

– Мөрәҗәгать итүче һәм (яисә) аның гаилә әгъзасы тарафыннан тер­нәкләндерүнең техник чараларын мөстәкыйль сатып алган өчен, беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү билгеләү хокукын билгеләгәндә алган компенсация суммасы гаиләнең җан башына исәпләнгән уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алынырга тиешме?

– Беренче балага айлык түләүне билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алына торган керемнәр составы 418-ФЗ номерлы Федераль законның 4нче маддәсендәге 1нче өлеше белән билгеләнгән, анда тернәкләндерүнең техник чараларын мөс­тәкыйль сатып алган өчен компенсациядән кер­гән керемнәр аталмаган, димәк, беренче балага айлык түләү хокукын билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә керемнәр исәпкә алынмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сфр большакова