Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барсы өчен дә җаваплы

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында алты районнан килгән җирлек башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе булып үтте.

Аны ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров ачып җибәрде.
"Дәүләт, муниципаль хезмәткәрләрне әзерләү һәм укыту кысаларында без шундый семинарлар уздырабыз, - диде ул. - Система буларак җирле үзидарә үзен аклады. Һәркемгә дә 131 Федераль законның уңышлы тормышка ашуы өстендә ныклап эшләргә кирәк, ул сезнең барлык гамәлләрегезне билгели".
Аннары Минсәгыйть Закир улы авыл җирлекләренә нинди төр респуб­лика ярдәме тиеш булуы турында сөйләде. Акча җитешмәүгә карамастан, җирлекләрдә республика программасы буенча нидер төзелә яисә ремонтлана. Җирлекләр грант отып, бәйгеләрдә җиңеп, ярдәм алалар. Үзара салым программасын финанслауны да бәяләмичә калдырырга ярамый (былтыр республика авылларга ярдәм йөзеннән 488 миллион сум бүлеп бирде һәм инде быелның апрелендә - 90ны).
- Татарстан Республикасында хакимият ягыннан җирле үзидарәләргә тиешле игътибар һәм зур булышлык күрсәтелә, шулай ук сорау да аз түгел. Безнең барлык эшләребез гамәлдәге законга туры килергә тиеш, - дип ассызыклады Минсәгыйть Закир улы.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларга районның һәм шәһәрнең төп үсеш юнәлешләре турында сөйләде, күтәренке кәеф теләде.
Башлыклар белән аралашырга рес­публиканың биш министрлыгыннан министр урынбасарлары, ТР Президенты Идарәсе, ФСБ Идарәсе, прокуратура хезмәткәрләре килгәннәр иде. Аларның һәркайсы законнар базасындагы төп үзгәрешләрне җиткерергә, агымдагы эшчәнлеккә анализ ясарга һәм беренче чираттагы мәсьәләләрне билгеләргә тырыштылар. Халыкның эшлекле активлыгын күтәрүгә басым ясалды, ул аларның үз табышларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге хәлдә терроризм, экстремизм куркынычсызлыгы һәм профилактикасы турында да онытырга ярамый. Республика территориясендә санитар тәртип, экологик ике айлыкта катнашу буенча халыкны активлаштыру проблемасы да көнүзәк. Кулланучылар хокукын яклау, халыкны социаль яклау, коррупциягә каршы сәясәт һәм башка мәсьәләләр дә тикшерелде.
Җирлек башлыгы һәр якташының тормыш юлы өчен җавап бирә - туганнан алып үлгәнгә кадәр. Бу зур җаваплылык һәм, Минсәгыйть Шакиров әйтүенчә, аны җирле хакимиятнең барлык структуралары алар белән бергә кайгыртырга тиешләр. Республика иминлеге өчен бергәләп эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X