Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Байрашлылар ышаныч белән яши

Җитеш яшәү өчен авыл халкы ташламалы кредитлар рәсмиләштерә, шуңа терлекләр, техника сатып ала, шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерә.

Суэтем башнясы мәсьәләсе хәл ителгән, зиратны коймалап алганнар. Агымдагы ел планында - коеларны, җирлек эчендәге юлларны ремонтлау.
Байрашлылар янгын сүндерү машинасы булмавына борчылалар, ирек­ле халык дружинасы хакында да сүз булды. Алар сөтнең сатып алу бәясеннән (16 сум) канәгать түгелләр, аны Апас районыннан килеп җыючы билгеләгән һәм вакытында хисаплашмый да икән.
Ә халык фельдшер Василә Нигъмәтуллина эшеннән канәгать булу­ын белдерде.
"Яңа юл" ҖЧҖ җитәкчесе Рифхать Заһидуллин хуҗалыкның узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәян итте. Хуҗ­алыкта - төп продукция сөт. Шикәр чөгендере уңышы да үзен аклаган. Эшчәннәргә де­кабрь ае өчен хезмәт хакы түләнгән. Узган ел эш шартлары яхшыртыл­ган, ашлык склады, техника өчен җылы ике гараж төзелгән, сыер абзары ремонтланган. Терлекләр өчен мегаферма, фураж склады белән катнаш азык мини-заводы, ашханә төзү планлаштырыла. Килә­чәктә терлекчелекне һәм игенчелекне җәелдерү авыл халкын өстәмә эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә­чәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев