Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгечләр су коенганда балаларга игътибарлы булырга өнди

Ел башыннан республика сулыкларында 31 кеше, шул исәптән 4 бала батып үлгән.

(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таңнары"). Быелгы җәй су коену өчен уңай түгел, шуңа балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу хактагы фикерләрен бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.

“Татарстан сулыкларында өлкәннәрнең батып үлү күренеше кимесә дә, балалар һәлакәте аерым үзенчәлеккә ия”, - диде Венедиктов.

Ел башыннан республика сулыкларында 31 кеше, шул исәптән 4 бала батып үлгән.

“Майның ике көнендә – 30, 31 май көннәрендә, Зәй, Буа, Әлмәт районнарында ике яшүсмер батып үлде, икесе коткарылды. Июль аенда Азнакай, Актаныш районнарында шулай ук ике бала су корбаны булды”, - диде Баш дәүләт инспекторы.

Юрий Венедиктов сүзләренчә, балалар фаҗигасенең сәбәбе – өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль-күзәтчелек булмауда.

“Республикада быелгы җәйдә һава торышы салкынча тора. Су тиешле күләмдә җылынып бетмәгән, яңгырлар һәм көчле җил хакимлек итә. Бу шартлар су коену өчен уңай саналмый. Шуңа күрә балаларга аеруча да игътибарлырак булу кирәк”, - диде ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/24/190304/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев