Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгечләргә туган җирдә ихтыяҗ зур

Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы чыгарылышларын мөстәкыйль тормышка озатты.

Кыска, ләкин онытылмас уку еллары сизелми дә үтеп китте. Дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта ямансу мизгел – дипломнар тапшыру вакыты җитте.  

Район башлыгы урынбасары Евгений Курков чыгарылышларны яңа казанышлар дөньясына аяк басулары белән котлады. 

– Күңелегезгә якын булган диварларны сез гомер буе искә алачаксыз, кайда гына булсагыз да, сезнең Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумы ­чыгарылышы дигән горур исемне намус белән йөртүегезне телим, – дип ассызыклады Евгений Гаврилович, район башлыгы Рәмис Сафиулловтан изге теләкләр һәм хезмәт эшчәнлеген Тәтеш районында башларга дигән чакыруны тапшырып. – Сез техникумда алган белгечлекләргә һәм һөнәрләргә – ихтыяҗ зур! Икътисадчылар, механизаторлар, энергетиклар, агрономнар, электриклар, поварлар кирәк. Сезнең алда зур мөм­кинлекләр ачыла. Сезне халык хуҗалыгы көтә!

Уку йорты директоры Илнур Җамалтдинов һөнәри үсештә уңышлар теләде.  

Бу көнне җылы эчтә­лектәге сүзләр, матур теләк­ләр күп әйтелде. Чыгарылышларны аларның сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналары да котлап, үзләренең хәер-фатихаларын бирделәр.  

– Улым Әлфис бүген кызыл диплом алды. Минем югары белем турындагы дипломым булса да, язмыш шулай язгач, мин дә әлеге техникумда укып чыктым. Икътисадчы буларак, иремә фермер хезмәтендә минем ярдәмем кирәк, – дип уртак­лашты Алабирдедә яшәүче Рамилә Җәләлиева. – Кече улым Илназ  беренче курсны тәмамлады. Алган белемнәрнең улларыма кирәге чыгар һәм алар аны туган җир җитешлеге хакына кулланырлар дип өметләнәбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев