Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер экспонат тарихы

Гомерне коткарып калган өчен рәх­мәт белдереп патефон бүләк иткәннәр.

(Тәтеш, 21 май, "Тәтеш танңары"). Тәтеш ягы тарихы музееның сугышчан дан залында үзенчәлекле экспонат – патефон бар. Аның тарихын безгә музей хезмәткәрләре сөйләде, аны алар Бөек Ватан сугышында катнашкан тәтешле Иван Морозовның хатыныннан ишеткәннәр.

Иван Иванович Сталинградны азат итү бәрелешләрендә немецларның хәрби командование штабы бинасына эләккән. Дош­ман качкан, сугышчылар, бинаны яулап алып, тыңларга дип өстәлдә пластинкасы әзерләп куелган патефонны күреп алганнар. Җиңү шатлыгы белән хозурланган солдатлар аны кабызып җибәрү өчен патефонга ябырылганнар, ләкин командирлары ниндидер күңелсезлекне сизеп, аларны туктаткан. Моның белән бергә Иван Морозов иптәшләренең гомерен коткарып калган, патефонга мина куелган булган.
Сугышчылар аңардан минаны алганнан соң, әлеге музыкаль трофейны рәхмәт буларак якташыбызга бүләк итәргә булганнар.

Тәтеш ягы тарихы музее 1920 елда оешкан. Аның составындагы филиаллар – ­Кошки-Новотимбаево авылында И. Я. Яковлев Мемориаль музее һәм Тәтеш ягының балыкчылык музее, шулай ук структур подразделение – Долгая Полянадагы утар-музее. Музей фондларында 45 меңнән күбрәк уникаль әйбер саклана.

Тәтеш ягы тарихы музее коллективы – күп бәйгеләрдә, республика һәм федераль грант проектларында җиңүче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев