Бердәм пособие турында
РСФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова газета укучыларыбыз арасында барыннан да еш очрый торган бердәм пособие турындагы сорауларга җавап бирә.
(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”).
– Гариза күптән кабул ителде, ә карар һаман да юк. Кемдер гаризаны соңрак бирсә дә, җавапны алды инде.
– Гариза 10 эш көненә кадәр, аерым очракларда 30 эш көненә кадәрге вакытны били. Бу башка ведомстволардан мәгълүматлар ничек килүгә дә бәйле.
– Карар чыгарылды, ә акча һаман да күчерелми.
– Карар чыгарылгач, беренче түләү билгеләү турындагы карар чыгарылганнан соң 5 эш көне дәвамында күчерелә. Аннары сез акчаны банк реквизитына күчерелгән вакытта айның 3нче числосында һәм почтага күчерелгәндә 3нән 25нче числога кадәр алачаксыз.
– Гаризаны карау ничек барганлыгын кайдан белергә була?
– Әгәр гариза электрон рәвештә бирелгән булса, статус турындагы барлык мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта күренә. Кабул ителгән карар турындагы хәбәр шәхси кабинетка килә. Башка очракларда, әгәр аларны ведомствоара үзара бәйләнеш буенча соратып алып булмаса, нинди дә булса документ китерергә кирәклеге турындагы хәбәр килә.
– Бердәм пособие билгеләделәр. Балалар өчен гаилә элегрәк алган акчалата түләү белән нәрсә булачак?
– Мәсәлән, гаилә элек акчалата түләүне социаль яклау бүлегеннән ала торган булган. Шул ук балага бердәм пособие билгеләнгән вакытта социаль яклау бүлегеннән акчалата түләү туктатылачак һәм бердәм пособие түләнә башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев