Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Беренче балага айлык түләү турында

Айлык акчалата түләү күләме 2018 елда 8490 сум тәшкил итә.

(Тәтеш, 24 ноябрь, Тәтеш таңнары, Энҗе АЛИМОВА). Балалы гаиләләргә “Баласы булган гаиләләргә айлык акча түләү турында”гы федераль канун (№ 418-ФЗ, 28.12.2017 елдан) тарафыннан яңа төрдәге социаль ярдәм  күрсәтү билгеләнде, анда беренче бала туу (тәрбиягә алу) белән бәйле айлык акчалата түләү каралган.

Утыз тугызынчы санлы республика матди ярдәм үзәгенең Тәтеш районы бүлеге мөдире Елена Кутяшова мәгълүматлары буенча, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган яисә тәрбиягә алган хатын-кызлар айлык акча алырга хокуклы. “Бала туган көннән 6 ай дәвамында айлык акчалата түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать итү мөмкинлеге канун тарафыннан каралган, өстәвенә түләү бала туган көннән тормышка ашырыла. Башка очрак­ларда – аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән. Акчалата түләү бер елга билгеләнә, әлеге вакыт беткәч гражданин балага яшь ярым җиткәнчегә кадәрге вакытка өстәмә гариза бирә”, – дип хәбәр итә Елена Анатольевна.

Айлык акчалата түләү күләме 2018 елда 8490 сум тәшкил итә. Республикада 2017 елның икенче кварталы өчен балаларга  яшәү минимумы күләме шулай билгеләнгән. Аннан соң айлык акчалата түләү күләме Татарстанда алдагы елның икенче кварталы өчен балаларга яшәү минимумы күләменнән чыгып билгеләнәчәк. Акчалата түләү алу өчен кайбер мәҗбүри шартлар бар – ана һәм баланың Россия Федерациясе гражданлыгы булырга һәм даими рәвештә безнең ил территориясендә яшәргә тиеш. Моның белән бергә гаиләнең кеше башына табышы Татарстанда 2017 елның икенче кварталы өчен билгеләнгән эшләргә яраклы кешенең яшәү минимумының бер ярым күләменнән артмаска тиеш, ул 13713 сум тәшкил итә, – дип басым ясый бүлек мөдире. – Безнең районда әлеге түләүләр агымдагы елның 15 ноябренә 39 хатын-кызга билгеләнгән. Бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумы табышы артып киткән гаиләләр дә бар”.  

Әлеге төр социаль ярдәм сораулары белән  утыз тугызынчы санлы республика матди ярдәм үзәгенең Тәтеш районы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, адресы: Тәтеш, Ленин урамы, 114нче йорт, телефоны: (8-843) 2-62-33.
 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев