Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без хәтерлибез...

Тәтештә, Дан ­Мемориалы янында, Хәрби хезмәт ­бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган ­тантаналы митинг булды.

(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

– Сез армия хезмәтендә иң яхшылары булдыгыз һәм гадәти тормышта да шундый булып каласыз, – дип мөрәҗәгать итте сугышчы-интернационалчыларга район башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Әфганстанда яшәүчеләр белән аралашырга туры килде, аларның барысы да безнең солдатларны хөрмәт белән искә алалар, алар бары тик хәрби хәрәкәтләрдә генә катнашып калмыйча, шулай ук мәктәпләр, йортлар, юллар да төзегәннәр. Сез үзегезнең хәрби бурычыгызны Әфганстан җирендә намуслы үтәдегез. 

Шуннан соң районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин һәм районның сугышчы-интернационалчылар советы рәисе, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Юрий Савин чыгыш ясады.      

Ватан алдындагы хәрби бурычын үзенең гомерен дә аямыйча үтәүчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге хәрби хәрәкәткә Тәтеш районыннан 117 кеше чакырылган, алтысы һәлак булган.   

Митингка килүчеләр хәрби хәрәкәтләрдә һәм кораллы бә­ре­лешләрдә катнашучылар хөр­мәтенә куелган һәйкәлгә гирлянда һәм ал канәферләр салдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев