Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездән аерылмагыз

19 май - Татарстан Республикасы матбугаты көне. Без "дүшәмбе - авыр көн" дигәнне бер якка куеп, газетабызның барлык дусларын уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз.

95 еллык тарихы булган безнең "Авангард" районның данлы елъязмасын булдыруга шактый өлеш кертте. Район патриотлары - журналистлары каләме һәм йөрәге белән язылган сәхифәләр тә­теш­леләрнең кыюлык һәм батырлык, хезмәт сөючәнлек һәм энтузиазм, гуманлык һәм шәфкатьлелек кебек күп санлы мисалларын сак­лыйлар. Һәм бүген дә, укучыларыбызның куәтле армиясе ярдәмендә, редакция коллективы барлык мөһим вакыйгаларның алгы сызыгында булырга омтыла. Без бик матур районда яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз, биредә искиткеч кешеләр яшиләр, алар хакында язасы һәм сөйлисе генә килеп тора.

Тәтеш журналистларының республика матбугатын үстерүгә керткән өлеше турында безнең бүләкләребез сөйли - дүрт "Бәллүр каләм" призы - республика медиаберләшмәсе даирәсендә танылуның югары билгесе, республика һәм респуб­лика оешмалары җитәкчелегенең Рәхмәтләре. Әмма безнең өчен бөтен бүләкләрдән дә кыйммәтлесе - якташларыбызның тануы. Бу көннәрдә без район матбугатының гади эшчәннәрен, инде арабыздан киткәннәрне тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз, редакциянең кадерле ветераннарына сәламәтлек һәм җитешлек телибез, җәмәгать хәбәрчеләребезгә җылы теләкләребезне юллыйбыз, укучыларыбыз һәрвакыт безнең белән булырлар дигән ышаныч белдерәбез.
Майның әлеге матур бәйрәме алдыннан, чәчәккә күмелгән бакчалар һәм җылы кояш нурлары кәефне күтәргән бер мәлдә без шәһәребезнең һәм район авылларының барлык халкына иминлек, муллык һәм шатлык-куанычлар телибез. Бергә булыйк, без бер-беребезгә кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев