Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең эшлекле партнерларыбыз – поч­та хезмәткәрләре

Безнең эшлекле партнерларыбыз – поч­та хезмәткәрләре ярдәме белән гәҗит шәһәр һәм районның барлык авылларындагы абунәчеләребезгә вакытында барып җитә.

(Тәтеш,  20 декабрь, Тәтеш таңнары).   Почта хезмәткәрләре Надежда Бердникова, Александра Пьянова, Галина Юдина, Тамара Козлова үзләренең җавап­лы урыннарында дистә еллар хезмәт куйганнар.

Тәтеш почта элемтәсен озак еллар Николай Лабутин җитәкләде, соңгы елларда әлеге җаваплы урында Анатолий Балантаев, Ольга Куранова булды.

Хәзерге вакытта коллектив белән Наталья Щербакова җитәкчелек итә. Ул районның почта хезмәтенә 18 ел гомерен багышлаган.

Үз эшенең осталары булган Галина Клементьева, Наталья Пронина, Фирдәнә Сәгыева, Флера Сөләйманова, Рәхимә Мотыйгуллина яшь буынга үз тәҗрибәләрен бик теләп тапшыралар.

“Авангард” һәм “Тәтеш таңнары” гәҗитләренең авыр пачкаларын районның почта бүлекчәләренә дистәләгән мең километр юллар узган машина йөртүчеләр Иван Шипулин, Әсгать Алимбеков, Анатолий Кутяшов илтеп җиткерә.

Район басмасының тираж буенча планын үтәүдә ярдәм итүче “Россия Почтасы”ның хөрмәтле хезмәткәрләре белән киләчәктә дә игелекле хезмәттәшлеккә һәм үзара аңлашуга өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев