Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең турында

Безнең редакция коллективы бер­дәм команда булып эшли.

(Тәтеш,  21 декабрь, Тәтеш таңнары). Фактлар бирелешенең төгәллеген, жанр төрлелеген, материалларның актуальлеген җитәкче – баш мөхәррир Инга Сәфәрова анализлый. 

Мөхәррир урынбасары Мәдинә Ибәтуллина баш геройларны, шул исәптән фотолар ярдәмендә дә, дөрес күрергә ярдәм итә.

Интернет челтәрендә ничек югалып калмаска икәнлеген мөхәррир урынбасары Елена Калашникова белә, ул сайтта укучылар белән турыдан-туры сөйләшү алып бара, төрле буыннарны яңа идеяләр белән берләштерә, шулай ук күңел түрендәгесен дә гәүдәләндерер­гә вакыт таба – җан сулышын шигырьләрендә ачып бирә.

Иҗади башлангыч һәм эшлек­ле азарт белән корреспондент Галина Таҗетдинова мөхәррир куйган барлык бурычларны хәл итүгә ирешә. Ул гәҗитнең һәр санында гади авыл хезмәтчәннәренең җиңел булмаган хезмәтен чагылдыра һәм чын күңелдән җир кешеләре турында сөйли. Гәҗит нинди генә кызык­лы булмасын, күп кенә укучыларыбыз: “Дүртенче биттән укый башлыйбыз”, – дип белдерә. Нәкъ менә шунда котлаулар, реклама һәм башкалар бар. 20 елга якын реклама бирүчеләр белән җаваплы белгеч Әминә Абдуллина турыдан-туры аралаша.

Веб-мөхәррир Алсу Җиһаншина беренчеләрдән булып сайтның “тууын” һәм гәҗитнең интернет-версиясен күрде. “Сайтта беренче язма 7 ел элек, 30 сентябрьдә барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә биш төркем эшли башлады, ә агымдагы елның августыннан “Яндекс.Дзен”да “Тәтеш яңалыклары” абунәчеләр дә җыя башлады”, – дип сөйли ул.

Компьютер версткасы операторы, мөгаен, редакциядәге иң кызыклы һөнәрләрнең берседер. Гөлфинә Әмирханова һәм Гүзәл Сумочкина – компьютерны профессиональ дәрәҗәдә белүчеләр. Алар ярдәмендә рес­публика гәҗитләре арасында безнең “Авангард” үзенең дизайны белән аерылып тора.

Милли мәдәнияткә зур хөрмәт белән тәрҗемәче, корреспондент һәм шагыйрә Сания Сәмигуллина искиткеч материаллар яза. Ул – “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе активисты да.

Хаталарны хәтта иң белемле кешеләр дә ясый – эшнең күп булуы, югары тизлек белән баруы аркасында ясала, аларны төзәтү белән корректорлар Энҗе Газизова һәм Ирина Радушина шөгыльләнә. Аларның һөнәре – бик җаваплы.

Офис-менеджер Елена Погорелова документлар әйләнешен оператив һәм грамоталы төстә алып бара, социаль челтәрләрдәге гәҗит төркемнәренең эшен яратып алып бара, гәҗит укучыларыбызның хәбәрен адресатларга җиткерә.

Исәп-хисап сәясәтен тыйнак, тәҗрибәле бухгалтер Елена Андреева югары дәрәҗәдә алып бара.

Һава торышы шартларына карамастан, районның гына түгел, республиканың да теләсә кайсы почмагына кызыклы материал артыннан тәҗрибәле йөртүче Вячеслав Палачев алып бара. Хатын-кызлар коллективы аны ир-атларча эшчән булуы һәм алтын куллары өчен чиксез бәяли. 

Без барган вакыйгаларны күзәтүчеләр генә түгел, бәлки аларның актив катнашучылары һәм хәтта оештыручылары да булырга тырышабыз, үз укучыларыбызның мәнфәгатьләрен, ихтыяҗларын исәпкә алып, алар белән шатлык кына түгел, ә кыенлыкларны да бүлешергә омтылабыз.
Сезнең “Тәтеш таңнары”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев