Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов язның беренче бәйрәме белән тәбрикләмәсен барлык хатын-кызларга юллый.

Бу көн - кадерлеләребез һәм сөеклеләребез, сезнең белән горурлануыбызны, яратуыбызны белдерергә тагын бер сәбәп. Дөньяга тормыш бүләк итүегез, барыбыз хакында да кайгыртуыгыз, зирәклегегез һәм түземлегегез, һәрвакытта - кайгыда да, шатлыкта да безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәтлебез, чөнки сез янәшә булганда гына без көчле.
Сез сәясәттә һәм бизнеста, фәндә һәм спортта, җәмәгать эшләрендә катнашасыз. Ә сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль һәм финанс сфераларында, сәүдәдә әйдәп баручы урыннарны билисез. Хөрмәтле ветеран хатын-кызларыбызга, сугышта катнашучыларга һәм тыл эшчәннәренә, ветераннарның тол калган хатыннарына - барлык өлкән буын хатын-кызларга аерым хөрмәт һәм рәхмәт.
Район башлыгы һәркемгә дә ныклы сәламәтлек, тынычлык, җитешлек һәм изге хыялларыгызның чынга ашуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X