Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген – Торак-коммуналь хуҗалык эшчәннәре көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы эшчәннәрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

Сезнең көндәлек киеренке хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз предприятиеләре, учреждениеләре һәм социаль оешмаларының өзлексез эшчәнлеге тәэмин ителә, кешеләрнең канәгатьлеге турыдан-туры шуңа бәйле. Чөнки торак-коммуналь хуҗалыгы - ул икътисад тармагы гына түгел, ә гражданнарның яшәешен тәэмин итү сферасы да.
Хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт. Югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү культурасы һәм районда яшәүчеләрнең яхшы кәефе сезнең бердәм эшчәнлегегезгә бәйле, диелә котлауда.
Район башлыгы һәркемгә ныклы сәламәтлек, яхшылык, җитешлек, уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев