Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Тәтештә эш визиты белән булып китте

Килү юлында ул авыл хуҗалыгы техникумында булды, аның матди-техник базасының торышына, бинаның әйбәт сакланышына, территориянең матурлыгына сокланды.

"Анда хуҗа бар", - дип билгеләп үтте район мәгариф учреждениеләре активы киңшмәсендә Энгель Навап улы, - миндә техникумны 2016 елда ресурс үзәге ачу программасына кертү теләге туды". Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп һәм "Миләшкәй" балалар бакчасы җитәкчеләре караган вакытта учреждениеләренең матди-техник базасына бәйле проблемалар белән уртаклаштылар.
Министр бурычларны эшлеклен рәвештә төгәл билгеләде, аларның үтәлеше укытучылык осталыгының үсешенә һәм укучыларның белем сыйфатларын күтәрүгә булышлык итәргә тиеш.
- Иң мөһиме, - дип билгеләп үтте ул, - ул кадрлар. Татарстан Республикасында база мәктәпләре булдырырга телибез. Бу балаларның торган саен кими баруларына, күп кенә мәктәпләрнең бушап калуларына, кече комплектлы мәктәпләренең, шул исәптә Тәтеш районында да, күп булуына бәйле. База мәктәбендә укучылар 100дән дә ким булмаска тиеш. Беренче нәүбәттә шул мәктәпләргә ремонт ясаячакбыз, аларны барлык кирәкле җиһазлар белән тулыландырачакбыз.
Икенчесе, ул игътибарны укытучылыкка юнәлтте, ул район авылларында яхшы педагогия кадрларына кытлык. Барлык мәктәпләр дә фән укытучылары, завучлар, психологлар һәм башка белгечләр белән комплектланырга тиеш. Безнең сәясәт, диде министр, һәр балага сыйфатлы белем гарантияләү. Ул игътибарны максатчан профориентация эшенә юнәлтте. Урта яки югары белем алган барлык чыгарылышлар да эшкә урнаша алалар һәм барсына да 10нчы сыйныфка барырга дигән сүз түгел. Укучы 9нчы сыйныфка чаклы әти-әнисе (аңарчы укытучылар алар беләнаралашулары аз була), педагоглар ярдәме белән 10нчы сыйныфка яки, яхшы һөнәр, эш урыны һәм лаеклы хезмәт хакы алу өчен - техникумга, көллияткә барырга кирәклеген ачыклый алсын өчен, профориентация эшен 7нче сыйныфтан кертергә кирәк.
"Президент ресурс үзәкләре булдыру бурычын куйды, алар мәктәп балалары белән профориентация эше үзәкләре булырга тиешләр", - диде Энгель Фәтттахов. Ул укытучыларга, тәрбиячеләргә, республиканың директорлар корпусларына да таләпләрне җиткерде, һәм министр буларак үз тарафыннан моңа зур игътибар бирергә вәгъдә итте.
Саннар китерде: ТРда укытучыларның - 45 һәм тәрбиячеләрнең 75 проценты тест үткәндә үзләренең югары категорияләрен раслый алмаганнар. Бер сентябрьгә кадәр 600 директор тест узачак. Методика да, эшкә караш та үзгәрәчәк - заман таләбе шундый. Әмма шул ук вакытта тупланган тәҗрибәләр һәм традицияләр сакланачак. "Мәктәптә начар укытучы булмаска тиеш", - диде министр. Укытучыларның хезмәт хакына кагылышлы сорау да яңгырады. Мәгариф министрлыгының беренче затыннан тагын нәрсәләрне ишетүе кызыклы булды? - Һәр районның үз мәгарифен үстерүнең 5-10 елга планлаштырылган стратегиясе булырга тиеш.
Реаль, үтәлерлек бурычлар куелды, шуңа да район башлыгы Рәмис Сафиулллов район укытучылары исеменән аларның үтәләчәгенә ышандырды һәм Энгель Навап улына килгәне һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X