Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биредә кояш балкый

Чуаш Чагылдымында яшәүчеләрнең берсе Федотовлар гаиләсе йортын ничек табарга кирәклеген ишарәләп, нәкъ тә менә һавадагы нурларга төртеп күрсәтте.

Бераз баргач, матур кирпеч корылма янында кул астындагы әйберләрдән ясалган шаян күзләре белән елмаеп торган "кояшны" күрдек һәм ялгышмавыбызны аңладык.
Машина тавышына хуҗабикә чыкты һәм яшь гаи­ләләргә дәүләт ярдәме федераль программасы буенча төзелгән йортта, авыл җирендә ничек яшәүләрен карарга дип, ягымлы итеп өйгә чакырды.
"Район администрациясе тарафыннан тәкъдим ителгән проект безгә уңышлы туры килде - мәйданы бик зур түгел, әмма барысы да җайлы һәм уңайлы", - диде Гөлназ Гаделша кызы.
Иркен кунак бүлмәсендә­ге почмаклы зур диван янына корылган бәйрәм табынына аларның ишле гаиләсе генә түгел, шулай ук кунак­лар да рәхәтләнеп урнаша ала. Гаилә башлыгы белән хуҗабикә бүлмәсе аерым. Балаларныкында, караваттан тыш, швед стенкасы, аркан һәм, әлбәттә, укырга әзерләнү, компьютер өчен дә урын җитәрлек. Ашханә шулай ук күп функцияле.
"Туйдан соң әти-әниләрдә яшәдек, - дип сөйли хуҗабикә. - Шул чакта программадан файдаланырга һәм йорт төзергә тәкъдим иттеләр. Төрлечә уйладык, гомер буе бурычта булачакбыз дип тә курыктык. Хәл иттек - 2006 елда документларны тапшырдык, икенче елны төзелешне башладык, 2008 елда өй туе уздыр­дык. Безгә 670 мең сум бүлеп бирделәр, үзебез 10 елга 250 мең сум процентсыз кредит алдык. Өченче балабыз тугач, аны ана капиталы акчасы белән капладык, шулай булгач безнең барлык шик-шөбһәләр юкка булган. Зур ярдәм күрсәткәне өчен дәүләткә чиксез рәхмәт, чөнки аңардан башка үз йортыбызны беркайчан да булдыра алмас идек".
Әни кеше ул чагында 6 яшь булган улы Максимның ничек итеп яңа обойлар ябыштырырга булышуын, идәннәрне буяуларын, бар эшкә кулы уңган ире Валерийның алга таба төзекләндерүгә никадәрле көч һәм кодрәт сарыф итүен искә алды.
"Боларның барысы да шатлыклы мәшәкатьләр иде", - ди елмаеп Гөлназ.
Аның каравы хәзер зур аш бүлмәсендә бергәләп пилмән, мантый ясыйлар, ә сабыр әниләре балаларын он чәчкән яки килеп чыкмаган ризыклар өчен орышмый, бары тик ир-егетләрнең үзенә булышуына сөенә генә. "Әни тәмле коймаклар пешерә, ә без бал һәм каймак белән ашыйбыз", - диде әңгәмәгә кушылып, аралашучан дүрт яшьлек Денис.
Ир белән хатын төрле диндәге кешеләр, гадәттә мондый гаиләләрдә кабул ителгәнчә, бер-берләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. "Безнең кайсыбыз нинди генә диндә булса да, Аллаһы Тәгаләнең изгелекләре гомумкешелек кыйммәтләрен җыйган, ул мәңгелек булачак, - диде әлеге уңайдан хуҗабикә. - Мәхәббәт хөрмәткә нигезләнеп корыла".
Ул шулай ук балаларның мәктәптә рус теле белән бертигез татар, чуаш телләрен укуларын да дөрес дип саный. Федотовлар өйдә дә төрле телләрдә сөйләшергә тырышалар, барлык бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, милли ризык­ларны пешерәләр. Ә инде аларны әзерләргә кытлык булмасынга, тырыш ата-­ана иртәдән кичкә кадәр эшли: Гөлназ - йорт хуҗалыгында, анда сыерлар, таналар, куяннар, кош-корт бар, Валерий - "Бакырчы" ҖЧҖда көтүче. Балалары да ата-­ана үрнәгендә тәрбияләнә, аларның үзләре булдыра алырлык бурычлары бар, хәтта кечкенәсенә дә куяннарны ашату һәм этнең савытына су салу йөкләнгән.
Киләсе елга Федотовлар йортында юбилей булачак - 10 ел. Кайчан гына әле ул балаларның шат авазына күмелгән чаклар. Ә инде төрле рәсемнәр ясалган обойлар бу вакыт эчендә берничә тапкыр алыштырылса да, бары бер нәрсә үзгәрешсез кала - туган йорт учагының мәхәббәте һәм җылысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев