Бәхетле көннәренә ямь өстәгәннәр
Районыбызда яңа ел башлану белән туйлар да гөрли башлады.
(Тәтеш, 31 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белдерүенчә, Алабирде мәдәният йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова никахлашучы парларга багышлап авыл үзешчәннәре һәм укытучы, гармунчы Талип Мингалиев катнашында бик матур җырлы чара оештырган.
“Алабирдедән Фәнзилә һәм Рушан Сафиуллиннарның кызлары Инзилә белән Байраш егете Фәдис Кадыйровка никах туйлары хөрмәтенә күңелле җыр һәм тәбрикләмә бүләк иттек. Аларны шулай зурлап, истәлекле булсын дип, бәхетле көннәренә тагын да ямь өстәргә теләдек”, – дип уртаклашты Алабирденең “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Габбазова.
Ә инде яшьләрнең тантаналы мизгелләре Байраш мәдәният йортында дәвам иткән.
“Эстафета безнең якка күчте. Кияү белән кәләшне матур итеп каршыладык. Авылдагы үзешчәннәр башкаруында матур җырлар бүләк иттек. Никах бәйрәмендә катнашучылар рәхәтләнеп биеде, күңел ачты”, – диде авылның мәдәният йорты директоры Ләйсән Хәйруллина.
Нинди матур башлангыч! Һәрчак шулай дәвам итсен һәм авылларда туйлар булып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев