Реклама
Җәмгыять
Бәлагә юл куймагыз
Коткаручылар 30 июльне "кара шимбә" дип атадылар.
Нәкъ тә менә бу көнне Татарстан сулыкларында 9 кеше үлде, шул исәптән бер бала.
- Безнең эзләү-коткару отряды җаваплылыгындагы зонада гына да өч очрак булды. Фаҗиганең сәбәпләре һәркемгә билгеле, - диде 1нче санлы Буа эзләү-коткару отряды зонасы начальнигы Игорь Бычков. - Бу барыннан да элек, җиһазландырылмаган урыннарда коену, балаларны күзәтүчесез калдыру. Үлемнең төп сәбәпләре - исерек хәлдә коену. Без һәркемгә мөрәҗәгть итәбез: ял иткәндә чиктән тыш игътибарлы булыгыз. Әти-әниләр балаларны су янында үзләрен генә калдырмагыз. Әгәр кемгә дә булса ярдәм кирәк булса читтә калмагыз, үз вакытында коткару хезмәтен чакырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев