Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Боз сурәтләре матурлык өсти

Тәтешлеләр бәйрәмне үз куллары белән булдыралар.

Кичә Юбилей урамындагы укучыбыз телефоннан шалтыратап, 4нче йорт янында әкият дөньясы барлыкка килүен хәбәр итте. Җыенып әлеге урынга киттек.
Чынлап та безне искиткеч төсләр балкышы каршылады: Кар кызы, Кыш бабай, Чыршы, Кар әби белән Кар малай, гаҗәеп Әтәч.
Һәм шунда ук, әйтерсең лә бу тату төркемнән әле генә аерылгандай, йорт капкасы төбенә мөлаем ханым чыкты.
"Сез дә шулай ук күңелле әйлән-бәйләнне карарга килдегезме?" - дип кызыксынды ул. Ачыкланганча, биредә инде шактый гына "сәяхәтләр" булган, фотога, үз-үзләрен телефонга төшәрергә рөхсәт сораганнар.
"Сурәтләр ясау белән дүртенче ел шөгыльләнәм, - дип сөйли Ольга Филип­пова. - Яңа ел бәйрәм­нәрендә Яр Чаллыдан әнием янына кайтам. Башта аның өчен шатлык бүләк итәсем килде, ә хәзер ул гадәткә керде".
Сурәтләрне игътибар бе­лән карап, без әлеге могҗизага никадәр үзенчәлекле әйбер файдаланылганына гаҗәпләндек: төрле төстәге йон, кылган (аны Ольга билдән карга батып җыйган), билчән яфраклары, тукыма кисәкләре, каты кәгазьләр. Әле никадәрле кар һәм су кирәк ­булган.
"Әвәләп, су гына сибеп калмадым, бозга әйләнсен өчен карны ләгәнгә өеп куйдым, шуннан соң акрынлап кат­лам-катлам итеп сурәтне ялгап зурайттым, - диде Ольга Ивановна. - Боз композициясенең төп билгесе - ел символы. Менә Маймылны ясавы бик авыр булган иде, ә инде күршебез аның сурәтен алып килгәч, эш җай гына китте".
Баксаң, буяуны да ул озакка җитсен өчен махсус сәнгать кибетеннән сатып ала икән.
- Сизәм, һөнәрегез дә иҗат белән бәйле ахрысы", - дип мөрәҗәгать итәм эш авторына. - Иҗатка иң якыныдыр, мөгаен, - дип елмая ул. - Мин - балалар бакчасында тәрбияче".
Кешенең тормышта нәрсә белән белән шөгыль­ләнүе, аның башкалар­га карата күп яклы мө­нәсәбәтен билгели, һәм, минем аңлавымча, Ольга Филиппованың уй-теләге - шатлык бүләк итү, чөнки зәмһәрир суык­та да моңардан һәркемнең күңеленә җылылык өстәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев