Бозда инде эзләр күренә
Агымдагы елның ноябрь аенда термометр баганалары урыны белән – 9 градуска кадәр төште, кар җиргә иртә ятты. Кечкенә сулыклар боз белән капланды. Ел саен нәкъ менә шундый юка боз кешеләрнең үлеменә сәбәп була.
(Тәтеш, 19 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Еш кына боз астына китүчеләр арасында ата-аналар каравыннан башка боз каткан сулыклар янында йөрүче балалар, һәм куркыныч булуга карамастан балык тотарга чыгучы балыкчылар, – дип сөйли ТР буенча Россия ГТХМ КСДИ БИнең Кама Тамагы инспекторлык участогы үзәге җитәкчесе Алексей Ананьев, аның белән бергә мин сулыкларда куркынычсызлык буенча профилактик рейдка чыктым. – Салкыннар башлану белән балаларны, яшүсмерләрне һәм кайбер өлкәннәрне җәлеп итеп, буалар, күлләр һәм елгалар боз белән каплана. Күрәсезме, аны ныклыкка инде сынап карарга теләүчеләр дә булган.
Мин Людоговка буасындагы боз өстендә балалар эзләрен һәм балык тотар өчен ясалган бәкеләрне гаҗәпләнеп карыйм. Боз белән капланмаган бик зур ачыклык та күзне җәлеп итеп тора.
– Кагыйдә буларак, сулыклар тигез катмый: башта яр буе, сай җирләр, җилдән сакланган култыклар, аннары инде урта җир боз белән каплана башлый. Бер үк сулыкта бертөрле калынлыкта төрле ныклыкта булган бозларның чиратлашуын очратырга мөмкин, – дип аңлата Алексей Ананьев, боз калынлыгын тикшереп. – Калынлыгы нибары 5 сантиметр, ә кеше өчен бозның куркынычсыз калынлыгы 15-20 сантиметр булып тора.
Белгеч сүзләренә караганда, ел саен көзге-кышкы чорда Татарстанның су объектларында уннарча кеше һәлак булган. Узган елның ноябрь-декабрь айларында республикада 7 вакыйга нәтиҗәсендә 3 кеше батып үлгән, 7 балыкчы коткарылган.
Статистика буенча Татарстанда 2021 елның узган чорында 110 вакыйга булган, аларда 91 кеше суга батып үлгән, шул исәптән 8 бала.
– Кыш көне балык тотарга яратучылар – бик зур куркыныч астында. Әмма балаларга – аерым игътибар. Ата-аналарга мәҗбүри рәвештә үз балалары белән боздагы уеннарның куркыныч икәнлеге турында сөйләшергә, аларга бозга чыгарга ярамый дип катгый рәвештә әйтергә кирәк! Тотрыклы салкыннар башланганны көтү зарур, – дип билгеләп үтә Алексей Владимирович. – Кышкы балык тотучыларга да салкыннар башланганчы сабыр итәргә кирәк. Куркынычсызлык турында истә тоту һәрвакыт мөһим.
Боз өстеннән хәрәкәт иткәндә куркыныч урыннарны һәм калын кар катламы белән капланган участокларны әйләнеп узарга кирәк. Тиз агым булган, чишмә аккан, куаклар, үләннәр үсеп утырган урыннарда аеруча да сак булу зарур. Бозга чыгу өчен аның калынлыгы кимендә 7 сантиметр булырга тиеш, ә елга аша йөрү өчен – 15 сантиметр.
Боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булган килеш су объектларында бозга керү һәм (яисә) аның аркылы чыгу административ штраф салуга китерә: гражданнарга бер мең биш йөз сумнан ике мең сумга кадәр, ә вазифаи затларга – биш меңнән алып җиде мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән алып җитмеш мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев