Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөртеклеләр уңышы тәтешлеләрне сөендерә

Ашлык җыю буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында алдынгылар бишлегенә керде, ә безнең район республика буенча шундый ук бишлеккә керә.

Татарстан буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 860 мең гектар мәйданда суктырылган, бу урып-җыю мәйданнарының 58 процентын тәшкил итә, уртача уңдырышлылык - гектардан 29,3 центнер.
ТР Хөкүмәте Йортында 6 августта узган респуб­лика киңәшмәсендә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры Марат Әхмәтов мондый саннар китерде: "Буалылар 100 мең тоннадан күбрәк суктырганнар, бүген көн ахырына актанышлылар әлеге сызыкны узып китәр дип көтелә, иртәгә Азнакай, Зәй, Сарман, Тәтеш районнарында 100шәр мең тонна ашлык суктырылачагына өметләнәбез".
Баулы, Биектау, Югары Ослан, Алабуга һәм Мөслим районнарында урып-җыю барышы уртача респуб­ликаныкыннан түбән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уңыш җыю темасы хәзер мөһим һәм көнүзәк дип искә төшерде. "Без һәр көнне районнарга барабыз, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, механизаторлар белән очрашабыз, - диде ул. - Үрнәк итеп куярлык яхшы мисаллар бик күп - бу шул исәптән яшь механизаторлар эше дә".
Тәтеш игенчеләре тарафыннан бөртеклеләр 28082 гектарда җыеп алынган, сугып алынган игеннең күләме 101937 тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык - бер гектардан 36,3 центнер. Район кырларында 85 комбайн хезмәт куя, көндәлек эшләнеш 1500-1700 гектар тәшкил итә.
Көзге бодай барлык мәйданнарда да җыеп алынган, бер гектардан 39,2 центнер уңдырышлылык белән 60920 тонна суктырылган.
Авыл халкын мул уңыш белән сөендереп, игенчелекнең югары технологиясе район хуҗалыкларына сөенечле нәтиҗәләр алып килә. "Сафиуллова" КФХда гектардан 55 центнер иген җыеп алдылар, "Колос" агрофирмасы ҖЧҖ - 44,5, "Бакырчы" ҖЧҖ - 39,6, "Содружество"да - 35.
"Красная Порляна"да, "Д.М. Шәйдуллов", "В.В. Трифонов", "А.А. Хөсниев", "М.Ф. Минһаҗев" крестьян-фермерлык хуҗалыкларында бөртеклеләрне суктыруны төгәлләделәр.
"Колос", "Сафиуллова", "Маяк", "Заря", "Нур" авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю конвейеры көйле эшли, суктыру һәм тулаем җыю яхшы темпларда бара.
"Волга" һәм "Родина"га да "кызулатырга" кирәк, анда мәйданнарның 50 процентыннан кимрәге суктырылган.
Район аграрийлары тарафыннан элеваторга 32 мең тонна ашлык тапшырылган, шул исәптән 3 һәм 4 класслы бодай - 20 мең тоннадан күбрәк.
Чәчүлек өчен көзге ашлык, сабан бөртеге һәм бөртекле-кузаклы культуралар 7470 тонна салынган.
Район игенчеләре инде киләсе ел уңышы турында уйланалар.
Урып-җыелган кырларда салам тыгызлау һәм вак­ланган саламны туфрак белән кап­лау бара.
Көзге игеннәр 20 мең гектар мәйданда чәчелер дип ниятләнә, бүгенгә 15 мең гектар җир әзерләнгән, туфракны төп эшкәртү 7790 гектарда үткәрелгән, шул исәптән тирән сөрү - 4218 гектарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев