Бүләккә район газетасын ала
1 апрельдән “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.
Рәмзия Нәфикова, Тәтеш:
– Мин район газетасын яратам, ул бит безнеке – үзебезнеке. Безнең өйгә ул гаилә корганнан бирле килә башлады. Хәзер аны миңа Яңа елга кодагыем Гөлфия бүләк итә. Ул гомере буе диярлек редакциядә эшләде. Икенче ярты елга инде үзем язылам, менә берничә көн элек кабат язылдым. Газетасыз ничек яшәргә, районда ниләр булганын белеп торырга кирәк бит. Вакыт үтә, шәһәрнең дә, авылларның да торышы үзгәрә.
Газетаны рәхәтләнеп укыйм, мәкаләләр дә, язмалар да матур итеп язылган, бизәлеше дә күзгә күркәм. Моның өчен күпме хезмәт куелуын аңлыйм. Редакция хезмәткәрләренә, афәрин, бик зур эш башкарасыз!
Һәр җомга почтальонны көтеп торам – кайчакта тәрәзәне ачып карыйм – безнең Ирина чаба. Көтеп алам да, газетаның яңа санын кулдан-кулга кабул итеп алам. Ирина безнең участокка бер еллап хезмәт күрсәтә, газетаны өзеклекләрсез китерә. Бу да җиңел эш түгел – нинди генә һава торышы булмасын, “Авангард”ны вакытында китереп җиткерергә ашыга. Аның улы да әнисе сукмагыннан киткән – ул да почтальон һөнәрен сайлаган. Аларның хезмәте бик мөһим һәм кирәкле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев