Быел Татарстан урман хуҗалыгы өчен 12 берәмлек техника сатып алачак
2026 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман янгыннарына каршы һәм урман культуралары өчен 12 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алу планлаштырыла.
Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сатып алыначак техника исемлегенә УАЗ-390945 базасында урман патруле өчен 4 кече комплекс, 4 Беларус МУЛ-82.1 универсаль урман машинасы һәм 4 ПКЛ-70 урман сабаны кергән. Бу максатлар өчен федераль бюджеттан 26,2 млн сум бүлеп бирелгән.
«Урман патруле өчен кече комплекслар патруль, янгынга каршы җиһазлар алып килү, шулай янып киткән җирләрне сүндерү өчен кулланылачак. «Беларус» тракторлары урман культуралары өчен туфракны әзерләү, урман культураларын агротехник тәрбияләү һәм башка урман хуҗалыгы чаралары өчен алыштыргысыз ярдәмче булачак», – дип аңлатты Нияз Имамиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев