Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүпләмәскә генә кирәк

"Үзәк" ТИҮдә шәһәр башкарма комитетының ике айлыкны үткәрү турындагы карарының үтәлешен тикшерделәр.

ТИҮ җитәкчесе Николай Кузин шәһәр урамнарының, йорт тирәләренең санитар хәле канәгатьләнмәслек булуын билгеләп, кайбер җитди кисәтүләр ясады һәм тәртип урнаш­тыру буенча тәкъдимнәр кертте.
Беренчедән, шәһәрне төзекләндерү кагыйдә­ләре нормаларын бөтен шәһәрлеләр дә белеп бетермиләр. Аңлату һәм хәбәр итү эшләре үткәрер­гә кирәк. Икенчедән, каты көнкүреш калдыкларын түгү тәртибе тупас бозыла. Кешеләр үзләре дә намуссыз кыланалар, тиресне, йорт хайваннары үләксәләрен шунда китереп ташлыйлар.
Николай Кузин Пионер, Җиңүгә 40 ел, Комсомол һәм кайбер урамнарның шактый шапшак булуын билгеләп үтте.
Биредә район админис­тратив комиссиясенең генә түгел, ул бу мәсьәлә белән җитәрлек шөгыльләнми, шактый хәл­иткеч чаралар күрүче һәм кимчелекләрне бетерүгә ирешүче эколог­ларның да ярдәме кирәк.
ТИҮ идарәсе әгъзалары да үз фикерләрен әйттеләр. Николай Курков игътибарны Көньяк микрорайондагы чишмәнең канәгатьләнмәслек хәлдә булуына юнәлтте. Анда төзекләндерү буенча башкарылган бөтен матур эшләр юкка чыгарылган, тирә-ягы чүпләнгән. Ә бит тәтешлеләрнең күбесе шул чишмәдән су ала.
Санитар тәртип урнаш­тыруда ТКХ хезмәтләре­нең дә сүлпәнлекләре билгеләп үт­е­лде, шун­лык­тан үзәк­тәге Горький урамы, мә­сәлән, иң пыч­рагы са­нала. Йорт каршыларында (чынлыкта шәһәр җирендә) еллар буе машиналар, авыл хуҗалыгы техникасы сак­лаучы кайбер аерым затларга (андыйлар шактый) бөтен нәрсәнең рөхсәт ителүенә шәһәрлеләр дә, ТИҮ әгъзалары да гадел борчылалар. Штрафлар түләтергә хокуклы тү­рәләр мондый хәлләр яныннан узып китмәскә тиешләр, диләр идарә әгъзалары.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Пирогов ТКХ хезмәтләре һәм халык адресына юлланган барлык теләкләрне һәм кисәтүләрне игътибарга алды һәм әйтелгәннәрнең барсының да хак булуын искәртеп, тәртип бозучыларга карата штраф салуларны куллану өчен экологларны ешрак чакырырга вәгъ­дә итте. Шул ук вакытта шәһәр мәгариф учреждениеләре укучыларының, урманчылык, райпо, редакция, җылылык челтәрләре, автомәктәп коллективларының, эшкуар Володар Тимофеевның һәм башкаларның шәһәрне төзекләндерү белән актив шөгыльләнүләрен әйтте. "Һәр ТИҮ бе­лән, - диде Дмитрий Пирогов, - чаралар күрү өчен безгә материаллар җибәрү турында килешү бар".
Шәһәр төзек һәм чиста булсын өчен, барлык хезмәтләргә һәм җәмәгать оешмаларына бергәләп тәртип урнаштырырга кирәк - "Үзәк"тә шундый нәтиҗә ясадылар. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүнең төп чаралары шушы территориядә узачагын исәпкә алып, ә вакыт аз калып бара, җәмәгатьчеләргә урамнарны беркетергә, рейд бригадалары булдырырга дигән карарга килделәр. Күп фатирлы йортлар буенча өлкәннәрнең эшен активлаштыру, санитар җыештыруларны ешрак үткәрү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X