Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чыгышлары җиңү алып килде

“Сабый” балалар бакчасында тәрбияләнүче Варвара Абашина белән Елисей Орехов “Йолдызлык-2019” фес­тиваленең район этабы кыса­ларында район мәдәният йорты сәхнәсенә беренче тапкыр чыкты.

 (Тәтеш, 16 июль, "Тәтеш таңнары").“Сабый” балалар бакчасында тәрбияләнүче Варвара Абашина белән Елисей Орехов  “Йолдызлык-2019” фес­тиваленең район этабы кыса­ларында район мәдәният йорты сәхнәсенә беренче тапкыр чыкты. Балалар­ның “Конферансье” номи­нациясендәге әлеге чыгышлары тәүге генә булып калмыйча, шулай ук җиңү дә алып килде – алар беренче урынны алды.

“Варвара һәм Елисейга җиде яшь, алар бер төркемгә йөрделәр, быел беренче сыйныф­ка укырга баралар. Сабыйлар  үткәрелгән ча­раларда матур итеп чыгыш ясыйлар иде, аларның сөйләм телләре дөрес, шуңа күрә бәйгедә катнашыр өчен аларны сайлап алдык. Әзерләнгәндә кыенлыклар булмады, балаларга барысы да җиңел бирелде. Дулкынландылар, әлбәттә, әмма бирешмәделәр һәм җиңүгә бик шатландылар”, – дип сөйли яшь үзешчәннәрнең сәнгать җитәкчесе Марина Кварталова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев