Чын күңелдән
Оттырышта катнашу өчен безнең гәҗиткә язылучылардан килгән квитанцияләрнең саны артканнан-арта бара.
“Редакциягә хатлар килә дә килә”, – диде хат ташучы.
Гәҗитне яратуларын белдергән һәм сәламәтлек, җитешлек, бетмәс-төкәнмәс иҗади уңышлар теләгән хатларны алу аеруча да сөендерә. Укучыларыбызның хөрмәте һәм хуплавы бик мөһим.
“Исәнмесез! Үземне хәтерләгәннән бирле, без һәрвакытта сезнең гәҗитне яздырдык, яздырабыз һәм яздырачакбыз”, – дип яза тәтешле Светлана Камфарова. Ул күп еллардан бирле “Подписка бүләк ит” хәйрия акциясендә катнаша – үзенең танышы, ялгыз яшәүче пенсионерга район гәҗитен яздыра.
Мондый киң күңелле, юмарт һәм тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы кешеләр турында белгәч, безне дә шатлык хисләре биләп ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев