Чигүле калфак
Татар хатын-кызлары кия торган калфак – ул беренче чиратта чәчне җыю һәм томалау өчен ясалган баш киеме. Калфакның аеруча да борынгы вакытлардагы үрнәкләре капчык сыман озын булган, алар башны тулысынча каплап торганнар һәм чәч толымнарын томалаганнар.
(Тәтеш, 30 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). ХХI гасырда татар хатын-кызлары арасында “түбәтәй калфак”, каты кырпаулы һәм тигез өслекле “тупый калфак” итеп ясалган төре бик киң таралган булган, алар яулык астыннан киелгән.
Калфак зәңгәр, кызыл, яшел, куе коңгырт төстәге матур бәрхет тукымадан тегелгән. Чигешләр, ялтырап торган ука җепләр, сәйлән яки энҗе ташлар белән бизәп ясалган. Әлеге баш киеменә генә карап та кызларның дәрәҗәсен аңлап булган.
ХХ гасыр башына шәһәр мохитендәге татар хатын-кызлары Европадагыча итеп тегелгән күлмәк кигәннәр һәм аның белән нәкъ тә зәвыклы калфак киеп үзләренең миллилекләрен күрсәтә алганнар. Хәзерге вакытта дизайнерлар калфакны бәйрәмчә кием буларак та кияргә тәкъдим итәләр.
Тәтеш ягы тарихы музее экспозициясендә татар хатын-кызларының яшел төстәге, зәңгәр эчлекле, бер ягыннан ак сәйлән белән ясалган кечерәк калфак-каптыргычны (рәсемдә) күрергә була, ул Казандагы укалап чигү артелендә ясалган, һәм коллекция өчен музей хезмәткәрләре тарафыннан 1920 елда тәтешледән ике сумга сатып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев