Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чисталык һәм тәртип ярата

19 март – Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары”). Анна Акатованың вазифасына шәһәрнең Көньяк микрорайондагы унсигез йортның өй яны территорияләрен чисталыкта һәм тәртиптә тоту керә.  

Анна Александровна Тә­теш “Жилсервис”ында урам җы­ештыручы булып биш ел эшли. Җәен ул чүп-чарны, бордюр яннарындагы тузанны һәм пычракны җыештыра, ә кайвакытларда, кешеләр үтенече буенча, өй алдындагы бакчалардан чүп үләннәрен утарга ярдәм итә. Кышын инде ишегалларын кардан чистарту, чүплек савытларыннан чүп-чар җыю белән шөгыльләнә.   

– Төрле кешеләр бар: кемдер яхшы итеп эшләгәнгә мактый һәм рәхмәт әйтә, шулай ук һәрчак зар-тәнкыйть белдерүче кешеләр дә бар. Мәсәлән, узган елны бер хатын-кыз үзенең өй алды бакчасына чәчәкләр утырт­маган өчен минем белән дорфа итеп сөйләште. Ә бу минем вазифама керми, – ди Анна Александровна.

 Ул җиңел генә итеп эшенең уңай һәм тискәре якларын да әйтеп үтә. Тискәре ягы – кыш айларында салкын, ә уңае – тулы булмаган эш көне: иртән эшләп чыгасың һәм ирекле. Әле тагын Анна Александровна чисталыкны яратуын, үзе җыештырып алган күп катлы йортларның ишегаллары аркылы өенә кайтканда аңа үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрүе күңелле булуын билгеләп үтә. Шулай да, әгәр инде чүп-чар күрсә, беркайчан да узып китми, хәтта ул аның территориясе булмаса да.  

Анна Александровнаның эше елның теләсә кайсы вакытында да күп. Март ае да – искәрмә түгел. 

–  Язын эшкә кайчагында иртәнге 8дән түгел, ә төштән соң чыгарга туры килә. Эш шунда, кар шул чагында эри, һәм алдагы көнне катып калган чүп-чарны чокып алганчы, болай җыеп алу җиңелрәк. Подъезд янындагы бозны ватуы да ансатрак, – дип тәҗрибәсе белән уртаклаша Анна Александровна.  – Минем барлык подъездлар да диярлек инде боздан чистартылды, шулай да кояш төшми торган ике йорт бар, һәм анда соңрак эри. Шуңа күрә көн саен барам, җыештырам, кешеләрнең тизрәк асфальттан йөрүләрен, бозга таелмауларын телим. Ләкин моны бөтенесе дә аңлап җиткерми. Мисалга, кичә бер хатын-кыз яныма килеп: “Нигә күрше йортта инде асфальтка кадәр чистартылган, ә бездә боз?” – дигән сорауны бирде. Мин аңа күрше йорт кояшка карап торган якта урнашкан дип аңлаттым, ләкин бу аны канәгатьләндермәде. “Лом ал да җыештыр”, – диде миңа. Мин аны җыештыра да алам, ләкин миңа асфальт кызганыч, болай эшләсәң ул җимереләчәк, – ди Анна Александровна.   

Әле ул тагын безгә тәтеш­леләрнең өйләреннән чыгарган чүп-чарларын подъезд төбендәге чүплеккә ташламасыннар иде дип мөрәҗәгать итүебезне үтенде. Урам җыеш­тыручыларның хәзер моңардан башка да эшләре күп. Аларның хезмәтенә аңлап карасагыз иде!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев