Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чулпан Нигъмәтуллина: Мин «Тәтеш таңнары» газетасының даими укучысы

Район газетасының беренче абунәчеләре.

1 апрельдән 2024 елның II яртыеллыгына «Тәтеш таңнары» («Авангард») газетасына абунә кампаниясе башланды.

Беренче көнне үк район газетасына Тәтеш районының дүрт кешесе язылды.

Чулпан Нигъмәтуллина, Алабирде:

— Мин «Тәтеш таңнары» газетасының даими укучысы, район газетасын 20 елдан артык яздырам. Газетаны кулга алгач, бер кат күз йөртеп чыгам: районда булган вакыйгалар, таныш йөзләр, таныш исемнәрне барлыйм. Шуннан соң башта үземне кызыксындырган мәкаләләрне укыйм. Болар — мәдәният һәм мәгариф өлкәсенә караган язмалар. Мин үзем Алабирде авылы китапханәсендә китапханәче булып эшлим, аңа кадәр Байраш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыттым, шуңа мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге яңалыклар зур кызыксыну уята. Газета битләрендә хезмәттәшләребез, үзебезнең хезмәтебез турындагы язмаларны күрү дә сөендерә. Авыл хуҗалыгы, сәламәтлекне саклауга бәйле язмаларны яратып укыйм. «Яшьлек еллары искиткеч», «Хезмәтләрен хөрмәтләп» дигән рубрикалар астында чыккан язмалар белән танышып чыгам, игъланнар, котлаулар да игътибардан читтә калмый.

фотоны Чулпан Нигъмәтуллина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев