Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чыгымнар капланачак

Ел башыннан РСФның ТР буенча бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт кулланучы 500 гражданга ОСАГО полисы бәясен компенсацияләгән.

– Мәҗбүри автоиминиятләштерү полисы бәясенең 50 процентын кайтару хокукына инвалид гражданнар, шул исәптән тернәкләндерү яки абилитация программасы нигезендә автомобиль кирәк булган инвалид балалар ия. Түләү елга бер тапкыр гамәлдәге берешәр ОСАГО полисы буенча бирелә, анда гражданинның үзен яки аның законлы вәкилен кертеп, өчтән артык машина йөртүче күрсәтелмәгән.

Әгәр мәҗбүри иминият килешүе төзегәндә иминиятләштерүченең яки транспорт милекчесенең СНИЛС турында белешмәләре тапшырылган булса, компенсация гаризасыз РФ Социаль фондының төбәк бүлегенә керә торган федераль мәгълүмат системаларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Түләү билгеләнгән көннән алып 3 эш көне эчендә гражданинга хәбәр җибәрелә.

Әгәр мондый хәбәр килмәсә, ул чакта компенсацияләү турындагы гаризаны полисның гамәлдә булу вакыты дәвамында: дәүләт хезмәтләре порталында, яшәү урыны буенча РСФның Татарстанда клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә яки КФҮдә тапшырырга мөмкин. Акча чыгымнарны каплау турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне дәвамында түләнә, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев