Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чын мәгънәсендә гаилә газетасы

1 апрельдән “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.

Алсу Гафурова, Бидәңге:
– «Тәтеш таңнары»н чын мәгънәсендә үзебезнең гаилә газетасы, дип саныйм. Газетада мин файдалы киңәшләрне һәм котлауларны укыйм, ә ирем район хәбәрләрен барлый. Каенанам Сөембикә дә исән чагында бер язманы да калдырмый укып чыга, түземсезләнеп көтеп ала иде. Хәзер без аның бу күркәм гадәтен үзебезгә үрнәк итеп алдык. 

Үзем мәктәптә аш пешерүче булып эшләгәнлектән, көнем хезмәттә уза дияргә була. Шулай да өйгә кайтып, ял итәргә утырган вакытта газетадагы мәкаләләрне, белдерүләрне укып, күздән кичереп чыгам. Ирем “Волга” предприятиесендә баш бухгалтер булып эшләде, хәзер инде инвалидлык буенча пенсиядә. Шулай да авыл хуҗалыгында барган хәлләрне, андагы хезмәт эшчәнлеген бар дикъкате белән укып бара. Район алдынгыларының уңышларына чын күңелдән сөенә. 

Туган ягыбызның сулышын саклаган, һәр йортка нур булып кергән газетабызга мең рәхмәт! Сез безне яңалыклар белән генә түгел, ә яхшы кәеф белән дә тәэмин итәсез. Сезнең һәр чыгарылышыгыз  зур хезмәт һәм туган якка булган мәхәббәт нәтиҗәсе.

Без сезне яратып укыйбыз, чөнки сез халыкка якын. Сез язган язмаларда үзебезнең райондашларыбызның язмышын, уңышларын күрәбез. Газета битләрендә татар теленең матурлыгын, гореф-гадәтләребезне саклавыгыз өчен аерым рәхмәт. 
Сезгә алга таба да илһам һәм күп санлы язылучылар телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев