Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Декабрьдә һәркемгә эшкә бирелергә кирәк, диләр йолдызлар

Декабрьдә һәркемгә эшкә бирелергә кирәк, диләр йолдызлар.

(Тәтеш, 4 декабрь, Тәтеш таңнары).  Яңа 2019 елга тыныч күңел белән аяк басар өчен, үзеңнең барлык эшләреңне һичшиксез төгәлләү зарур. Ай гадәттән тыш тиз узачак. Ул яңа ел алды мәшәкатьләре, бүләкләр алу турында кайгырту, кибетләрдә йөрү, тормышыбызга

Дуңгыз елы керүен белдергән сәгать курантлары сугуын кайда, ничек һәм кемнәр белән тыңлауны планлаштыру белән тулыланачак. Шуңа да үзеңнең рухи сәламәтлегеңне һәм нервларыңны сакларга кирәк. Үткәннәрне барлагыз һәм узган елга йомгак ясагыз. Ул безгә нәрсәләр бүләк итте, без нәрсәләргә ирештек, барлык бурычлар да үтәлдеме, район гәҗитен яздырырга онытмадыкмы, ачу-үпкәләрне һәркем дә гафу иттеме, төгәлләнмәгән эшләр калмадымы... Уйланырлык нәрсәләр бар. Кадерле кешеләрегез белән очрашырга вакыт табыгыз.

Үтеп баручы Эт елында булган барлык яхшылыкларны искә төшерегез, киләчәккә планнарны күздән кичерегез.

Яңа ай туганда, 7 декабрьдә, мөһим карарлар кабул итмәгез. Һәм гомумән декабрьдә акча белән бәйле стратегик әһәмиятле карарларны кичектереп торыгыз – астрологларның әлеге киңәше бизнесменнарга гына түгел, шулай ук акча янчыгы булган һәркемгә дә кагыла.

Ай тулган көндә дә, 22 декабрьдә, финанслар белән сак булыгыз, һәм эшлекле очрашуларны башка көнгә күчерегез, шулай тынычрак булачак. Кыскасы, басынкылык һәм тынлык декабрьнең шигаре булырга тиеш.

Кучкарлар, башлаган эшегезне ахырына кадәр җиткерегез.

Үгезбозауларның үз тормышларын яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге булачак.

Игезәкләр үзләре өчен яңа, шул исәптән иҗади мөмкинлекләр ачачак.

Кыслалар, ашыгучан булмагыз, берәр төрле карар кабул иткәнче, барысын да җентекләп уйлагыз.

Арысланнарга сабырлык күрсәтү һәм максатларына акрын гына, әмма ышанычлы рәвештә бару зарур.

Кызларны тәвәккәллек уңышка китерәчәк.

Тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләр үзгәреше Үлчәүләргә теләгән нәтиҗәләренә ирешергә ярдәм итәчәк.

Чаяннарга өметләрен өзәргә ярамый, бу айда сез югарылык­та булырсыз.

Укчыларга рухи үсеш һәм белемне киңәйтү өчен кулай вакыт.

Кәҗәмөгезләр, күбрәк вакытыгызны үзегезгә һәм якыннарыгызга бүлеп бирегез.

Сукоярлар, үзегезнең һәрбер адымыгызны уйлагыз, бу хата-ялгышлыклардан саклап калырга булышачак.

Балыклар өчен ай романтик, тәэсирле һәм онытылмас булачак.
Декабрьдәге барлык вакыйгалар сөенечле, күңелле булыр дип вәгъдә ителә һәм сез күп кенә кызык­лы нәрсәләр белерсез. 
Сезнең “Тәтеш таңнары”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 апреля