Диабет барлыкка килү куркынычын киметеп була
Шикәр диабеты – ул хроник чир.
Ул ашказаны асты бизенең инсулинны җитәрлек эшләп чыгармавына яки организм әлеге гормонны нәтиҗәле куллана алмавына бәйле барлыкка килә.
Инсулин кандагы шикәр күләмен җайга сала. Гиперликемия дип йөртелә торган югары шикәр күләме тикшереп торылмаган диабет билгесе булып тора һәм, нерв системасын, кан тамырларын да кертеп, күп органнарның, организм системаларының җитди зарарлануына китерә.
– Шикәр диабетының төп ике төре бар. Беренче төре – ул ашказаны асты бизе инсулинны бүлеп чыгармый торган халәт. Еш кына балачакта яки яшүсмер вакытта барлыкка килә һәм даими рәвештә инсулин кадап торуны таләп итә. Авыруның сәбәпләре әлегә ачыкланмаган, шуңа күрә профилактик чаралар юк. Чирнең беренче төрдәге билгеләре кискен һәм ачык күренә: чиктән тыш күп сидек бүленеп чыгу, даими сусау, ашыйсы килеп тору тойгысы, гәүдә авырлыгы кимү, күрү сәләте бозылу, арыганлык. Шикәр диабетының икенче төре барлык диабет очракларының 90 процентын тәшкил итә. Организм үзенең инсулин күләмен дөрес көйләү сәләтен югалта, бу канда шикәрнең артык күләмдә туплануына китерә. Чир куркынычының төп факторы – артык авырлык һәм түбән физик активлык. Икенче төрдәге диабет озак вакытлар билгеләрсез булырга, катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин.
Төп билгеләренә керә: сидек еш бүленеп чыгу, сусау, ашыйсы килү тойгысы, йокымсырау, җәрәхәтләрнең озак төзәлүе, тән тиресе коры булу, күрү сәләте начарлану. Препарат нәтиҗәле булуга да карамастан, шикәр диабеты хроник патология булып кала, аны пациентлар көн саен йөртергә мәҗбүр, – ди Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Энҗе Мөхәррәмова.
Диабетны гади кан анализы ярдәмендә иртә ачыкларга мөмкин. Табибларның төп киңәшләре – гәүдәне тиешле авырлыкта тоту, көненә ким дигәндә 20 – 30 минут физик күнегүләр белән даими шөгыльләнү, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр белән туклану, баллы һәм майлы ризыклар куллануны чикләү. Тәмәке тарту йөрәк авырулары ихтималы булуын арттыра.
– Шикәр чире булу сәбәпле вакытлар узу белән кешеләрнең сәламәтлекләрендә җитди проблемалар булырга мөмкин, мәсәлән, йөрәк, бөер, нерв системасы авырулары һәм күзләрнең начараюы, хәтта күрү сәләтен югалтуга кадәр. Сәламәт яшәү рәвеше һәм даими медицина тикшерүләре диабет барлыкка килү куркынычын сизелерлек киметергә, авыруның барышын күзәтеп торырга ярдәм итә. Исегездә тотыгыз: профилактика иң яхшы дәва. Гади адымнар сезнең тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртырга һәм диабет көчәю куркынычын киметергә сәләтле, – дип киңәш итә терапевт Энҗе Мөхәррәмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев