Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Диплом өчен генә түгел

Заманча хезмәт базары тиз үзгәрә һәм бүгенге көндә яңа күнекмәләргә вакытында ия булу – ул тотрыклылыкның төп шарты.

2026 елда “Кадрлар” ил­кү­ләм проекты һәм “Мәш­гуль­леккә ярдәм итүнең актив чаралары” федераль проекты кысаларында һө­нәри белем бирүнең киң күләмле программасы башланды.

– Безнең районда яшәү­че­ләр­нең күбесе түләүсез яңадан әзер­лек узу хокукы бармы икән­леге турында сорыйлар. Уку хокукына ия булган гражданнар катего­рияләренең исемлеге шактый зур. Төп игътибар социаль ярдәмгә һәм белгечләрнең кирәклегенә юнәлтелгән.

Исемлеккә түбәндәгеләр керә:
– 50 яшьлек һәм өлкәнрәк кешеләр, шулай ук пенсия алды яшендәге затлар;
– ата-аналар һәм опекуннар: 3 яшькә кадәрге бала тәрбияләү буенча ялда булган хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары (7 яшькә кадәрге) булган эшләмәүче аналар;
– 35 яшькә кадәрге яшьләр: аерым алганда, армиядән кайткан яки диплом алганнан соң 4 ай эчендә эш таба алмаучылар, шулай ук һөнәри белеме булмаган яшьләр;
– сәламәтлекләре буенча мөм­кин­­лек­ләре чикле затлар ­(инвалидлар);
– теркәлгән эшсезләр һәм эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәтенә рәсми рәвештә мөрә­җә­гать иткән гражданнар;
– махсус хәрби опера­циядә катнашучылар һәм аларның гаи­лә әгъзалары: махсус хәрби опе­рациядә катнашкан хәрби хә­рәкәтләр ветераннары (2022 елдан башлап), Донбассны яклау­чылар (2014 елдан башлап), шулай ук һәлак булган (вафат булган) геройларның гаилә әгъзалары.

Төп шарт – эшкә урнашу гарантиясе. Без диплом яки сертификат алу өчен генә укытмыйбыз, безнең максат – һәр укып чыгучының икъ­тисади тор­мышта үз уры­нын табуы. Шуңа күрә катнашуның мәҗ­бүри шарты булып эшкә ур­нашу турында ниятләү килешүе төзү тора.
Килешү “Россиядә эш” порталы аша өч төрнең бер­сендә рәсмиләштерелә: өч яклы киле­шү (сезнең белән, уку үзәге һәм сезнең булачак эш бирүчегез арасында); ике яклы килешү (әгәр сезнең булачак эш бирүчегез үзе белем бирү оешмасы булса); мәшгульлек үзәге белән килешү: бу вариант рәсми рәвештә тер­кәлгән эшсезләр өчен махсус каралган, әгәр уку башлану вакытына эш бирүче әле төгәл бил­геләнмәгән булса. 
Әгәр сез үзегезне ташламалы категорияләр исем­легендә тапсагыз, бу эшне кичектермәскә киңәш итәм. 2026 елгы программа – һө­нәрне алыштыру яки дәүләт хисабына квалификацияне күтәрү өчен чынбарлыктагы мөмкинлек.

Безнең бурыч – предприя­тие­ләрне квалификацияле ка­др­­лар белән тәэмин итү, ә ке­ше­ләр­гә иртәгәге көнгә ышаныч бирү. Без һәр кандидатны гариза биргәннән алып яңа эшкә урнашканчы озатып барырга әзер.

Җентекле консультация алу һәм “Россиядә эш” порталы аша документларны рәсмиләштерүдә ярдәм сорап сез безгә һәрчак мөрәҗәгать итә аласыз, – дип хәбәр итә ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш районы бүлеге начальнигы Альберт ­Абдурахманов.

Алсу Җиһаншина фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев