Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөньяга сабый туды!

Без тәтешле ханымның шушы көннәрдә бишенче баласы якты дөнь­я­га аваз салуын ишетеп, бала тудыру йортына кереп чыктык.

Безне физиология-акушер бүлегенең табиб - акушер-гинекологы Татьяна Гайнуллина каршылады. Яңалыкны тою һәм сөенечле өмет бусаганы атлап кергән мәлдән үк урап алды. Канәфер чәчәге төсе! "Бизәлешне үзебез сайладык. Аш-су бүлмәсендә - "бөтнек" һәм "лимон" өстенлек итә, санузеллар, душ бүлмәләре - "диңгез" һәм башка төсләрдә", - дип күрсәтә Татьяна Александровна.
Палатадан каршыбызга күп балалы ана чыкты. Танышабыз. "Барысын да биредә, Тәтештә тудырдым. Беренчесе Викторияне искесендә таптым, бу вакытта ул стоматология бүлеге урнашкан урында иде. Яңартылган бала тудыру йортында бишенче балам Кирилл якты дөньяга аваз салды, - дип сөйли Алеся. - Барысы да ничек үзгәргән. Җир белән күк арасы! Һәммәсе дә гаҗәеп матур, чис­та, душ бүлмәләре бар, санузеллар белән җиһазландырылган. Бик уңайлы. Карынымда чакта ук сабыемның йөрәк тибешен дә ишеттем!"
"Без баланың йөрәк эшчәнлегенә фетомонитор тикшерүе уздырдык", - дип аңлатты Татьяна Александровна.
Юлыбызны дәвам итәбез. "Җир белән күк арасы!" - дип кабатлыйм Алесяның сүзләрен. Чынлап та, үткәрелгән капиталь ремонттан соң, бала тудыру йортын тышкы һәм эчке яктан танырлык түгел - барысы да бөтенләй үзгәргән. Җиһазлар тулысынча алыштырылган. Хәзер бала тудыру бүлегендә инкубатор, үпкәләргә ясалма сулыш ясау аппараты, реанимация мониторы, җайланмалар һәм башка кирәкле җиһазлар бар.
Коридордагы диванда йөкле хатын-кыз ял итә. Ул Кама Тамагыннан. Быел Тәтештә күрше районнан килүчеләр тарафыннан биш сабый туган. Бала табу сертификаты хатын-кызга, әйтергә кирәк, тайпылышлар булмаганнарга, бала тудыру йортын үзенә сайлау мөмкинлеген бирә.
Дарья Спасс районыннан килгән, биредә ул инде икенче тапкыр. Өченчесен дә монда тудырырга вәгъдә итте. "Тәтеш бала тудыру йортында тыныч һәм рәхәт. Миңа бала тудыру йортының медицина хезмәткәрләре коллективы ошый, алар киң күңеллеләр, игътибарлы һәм пациентларга туганнарча мөнәсәбәттә".
Коллектив бердәм. Югары квалификация категорияле ике табиб, шулай ук югары һөнәри осталыклары булган биш шәфкать туташы эшли, аларның гомуми эш стажы - 128 ел. Акушерлык хезмәтендә иң зур тәҗрибә Галина Федорованыкы - 45 ел, Назирә Җәгъфәрованың - 38.
Кече шәфкать туташы Зөлфия Яруллина кафель идәннәрне сөртеп алды. "Хәзер күпкә җайлырак, әлбәттә. Пластик тәрәзәләр, жалюзилар, һәммәсе дә уйлап хәл ителгән, бүленгән, хәтта яктыркычлар да кәефкә йогынты ясый - шактый яктырды. Үзебезне өйдәге кебек хис итәбез", - ди ул.
Яшь әниләр өчен уңайлы мохит тудырылган, ә табиблар карамагына иң заманча җайланмалар куелган. Боларның барысы да хатын-кызга тормышында иң мөһим мизгелләрне - сабый туу вакытын - тыныч, имин, сөенеп һәм яхшы кәеф белән кичерер­гә мөмкинлек бирә. Сабыйларны чыгару за­лында­ тукталабыз. Идәндәге ва­зага­ утыр­тыл­ган сакура ботаклары тәрәзәдәге күренешләр белән тәңгәл килә - анда якты кояштан җылы нурлар сибелә, кошлар чаукылдашканы ишетелә, зур пыяла паннода нәзакәтле чәчәкләр һәм язу: "Сабый туды!" Биредә һәрвакытта бәхет хөкем сөрсен, һәм яңа туган нарасыйларның "Мин тудым!" дигән беренче авазлары ешрак яңгырасын иде.
Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан тәтеш