Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Друть аркылы күпер торгызганнар

Газетабызның узган саннарының берсендә без Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган “Батырлык коды” дигән яңа рубрика турында хәбәр иткән идек.

Беренче кайтаваз Казаннан Екатерина Володинадан килде, ул Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйләде:

– Минем 1905 елгы карт бабам Дмитрий Сергеевич Лобанов тумышы белән Чинчурино авылыннан. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышында катнашкан. Клавдия Степановна Рыбакинага өйләнгән. Аларның биш баласы туган, шуларның икесе – игезәкләр, алар балачакта ук сугыш вакытында вафат булганнар. Улларының берсе, минем бабам Аркадий Дмитриевич Лобанов, әтисен хәтерләми, сөйләрлек бер нәрсә дә булмаган.

Минем бабамның Бөек Ватан сугышында катнашуы турындагы бөтен мәгълүматлары озак вакытлар яшерен сер булып килде, һәм күп кенә документларда авылы да дөрес күрсәтелмәгән булып чыкты, Ченгурино дип язылган, күрәсең, сөйләгәннәр буенча гына язганнар. Бары тик ике ел элек кенә мәгълүмат табуга ирешелде, анда “Иптәш Лобанов Ватан сугышының беренче көннәреннән үк немец-фашист илбасарларына каршы сугышта катнашты. 1943 елның 12 июлендә Вяжа/Орлов юнәлешендә дошман оборонасын өзгәндә, төрле типтагы 25 минаны алып, дошманның мина кырына үтеп керде. 1944 елның 23 июнендә 391нче укчы полкның 170нче ОД Друть елгасының аръягына кичеп чыгу буенча йөкләмәне үтәгәндә, дошман понтонны күреп, көчле ут ачты. Снаряд турыдан-туры эләгү нә­тиҗәсендә понтон җимерелде, ә иптәш Лобановның башы яраланды. Ул авыртуга түзеп, сафта калды, взводка паромны торгызырга ярдәм итте. Паромны торгызу тәмамлануга взвод командиры һәм взвод командирының ярдәмчесе турыдан-туры дош­ман снаряды эләгүдән һәлак булды. Иптәш Лобанов взводны җитәкләде һәм йөкләмәне үтәүне дәвам итте, расчет һәм сугыш кирәк-яраклары белән полк артиллериясе батареясын аргы якка күчерде. 1944 елның 25 июнендә дошманның көчле уты астында Рогачев шәһәренең көнбатыш өлешендә Друть елгасы аша кү­перне торгызуда эшләде”.
Чираттагы бүләккә (II дәрәҗә Ватан сугышы ордены) тәкъдим ителгән вакытта яраланган һәм “Сталинград оборонасы өчен” медаленә ия булган.

Ефрейтор исеме белән 57нче аерым инженер-сапер бри­га­дасының 34нче инженер-сапер батальоны отделениесе командиры урынбасары вазифасында һәлак булган. Польшаның Варшава губернасы Пултуск өязе Подуховня авылында туганнар каберлегенә җирләнгән. Кайгылы хәбәр тол калган хатынына 1944 елның 3 декабрендә килгән.

фотоны Екатерина Володина тәкъдим итте

Үзегезнең героегыз турында сөйләгез. Мәгълүматны sunduchok­forum@yandex.ru электрон почтасына, 89600412228 номеры буенча “Телеграм” яки Мах мессенджерларына җибәрегез. 
Белешмә өчен телефоннар: 2-54-95, 2-53-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев