Реклама
Җәмгыять
Дуңгызлар чумасы теркәлгән
Самара өлкәсендә үлгән хуҗасыз хайваннар табылган. Лаборатор тикшеренүләр күрсәткәнчә, алар дуңгызларның африка чумасы (ДАЧ) вирусы белән зарарланган.
(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары”).
– Россия Федерациясе территориясендә дуңгызларның африка чумасы таралуга чаралар кулланып торылуына карамастан, чир дәвам итүнең сәбәпләрен анализлау нигезендә, суелган дуңгызларны, суйгачтын алардан алынган чи продуктларны, йорт кошларын һәм билгесез рәвештә барлыкка килгән кошчылык продукцияләрен законсыз күчереп йөртү һәм тикшерүләрсез сату (шул исәптән ял көннәрендә табигый базарларда һәм ярминкәләрдә), хайваннарның әлеге һәм башка куркыныч чирләре буенча эпизоотик хәлне тотрыкландыруга комачаулый торган факторлар булып тора, – дип хәбәр итә Россельхознадзор Идарәсенең ТР буенча дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова. – Шулай ук җаваплылык зонасында кыргый кабан дуңгызлары исәбен җайга салу (киметү) буенча нәтиҗәле эшләмәү; дуңгызларның объектив исәбе булмау, аларны ябып тотмыйча асрау, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, крестьян (фермер) хуҗалыкларында һәм башка вак-төяк дуңгызчылык хуҗалыкларында дуңгызларны йорт хуҗалыкларында сую, шулай ук шундый хуҗалыкларда асрала торган дуңгызларга зарарсызландырылмаган азык калдыклары һәм дуңгызларның африка чумасының табигый очкыннары булган территорияләрдә (ягъни ДАЧ вирусын табигатькә тарату зонасында) җитештергән кыргый кабан түшкәләрен эшкәрткәннән калган продуктларны ашату һәм башкалар.
Шуңа бәйле, дуңгызлар асраган шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хуҗаларына дуңгызларның африка чумасы таралуны булдырмас өчен, профилактик чаралар үткәрү турында истә тотуларын үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Ведомство белгечләре искә төшерәләр, дуңгызлар чирләгәндә һәм үлем очраклары булганда, бу хакта кичекмәстән районның дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев