Ел башыннан Татарстанда янгыннарда дүрт бала һәлак булган
Янгын күзәтчелеге хәбәр иткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, ут эчендә һәлак булучы балаларның саны үзгәрмәгән, җәрәхәтләнүчеләрнең исә саны ике тапкырга арткан
(Тәтеш, 29 декабрь, Тәтеш таңнары). Ел башыннан Татарстанда (15.11.2018 ел мәгълүматлары буенча) янгыннарда дүрт бала һәлак булган, егерме бала тән җәрәхәтләре алган. Янгын күзәтчелеге хәбәр иткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, ут эчендә һәлак булучы балаларның саны үзгәрмәгән, җәрәхәтләнүчеләрнең исә саны ике тапкырга арткан. Төп сәбәпләре булып электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, аны монтажлау һәм тәмәке тарткан вакыттагы саксызлык тора. Балалар шуклыгы һәм көнкүреш электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, шулай ук балаларны караучысыз калдыру җәрәхәтләнү очракларын китереп чыгарган. Ут белән эш иткәндә сак булыгыз һәм балаларга аның нинди куркыныч тудыруын аңлатыгыз. Үзе генә, караучысыз калган баланың янгын чыгуда гаепле булырга мөмкин булуын онытмагыз. Уяу булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев