Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Электрон таныклык турында

QR-кодлы электрон пенсия таныклыклары: инновацион система ничек итеп Татарстан пенсионерларының тормышын җиңеләйтә

Электрон пенсия та­ныклыгы – традицион пластик таныклыкның, белешмәнең яки пенсия кенәгәсенең заманча цифр­лы алмашы. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнүен кәгазь документларны күрсәтми генә электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
Электрон таныклык хуҗасы турында төп мәгъ­лүмат: фамилия, исем, әтисенең исеме, шәхси лицевой счетның иминият номеры, пенсия төре, аны билгеләү вакыты һәм фотоны үз эченә ала. Барлык мәгълүматлар Россия Социаль фондының сакланылган мәгълүмат системасында саклана.

Документны “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинеттан һәм мобиль кушымтадан кереп карарга була. 
Кулланучылар өчен уңайлы булсын өчен таныклыкка уникаль QR-код беркетелгән, ул социаль фонд мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә барлыкка килә.

QR-код кеше турындагы мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр код бердәнбер һәм ясалма эшләнештән сакланылган, бу шәхси мәгълүматларның өстәмә иминлеген тәэмин итә. QR-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк.

Электрон пенсия таныклыгы – кәгазь до­ку­ментны гади генә алыш­тыру түгел, ә хезмәт күр­сәтүнең яңа дәрәҗәсе. Ул гражданнарга үз ста­тусы­ның раславын һәрвакыт кул астында тотарга һәм хезмәтләргә, социаль яр­дәм чараларына керүне җиңеләйтергә мөм­кинлек бирә. 
Цифрлы формат мәгъ­лүматларның ыша­нычлы саклануын тәэмин итә һәм хезмәтләр алуны кулланучылар өчен мөм­кин кадәр уңайлы итә, – дип хәбәр итте Россия социаль фондының Татарстан Рес­публикасы буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге  (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев