Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елизавета һәм Ася конкурста җиңделәр

­“Авангард” газетасы редакция­сендә “Тәтеш таң­нары” сайтында уза торган “Мин һәм минем яраткан йорт хайваным” дип исемләнгән бәйгедә җиңү­челәрне бүләк­ләделәр.

(Тәтеш, 17 сентябрь, Тәтеш таңнары). Фотоконкурс­ка балалар белән йорт ­хайваннары сурәтләнгән 14 эш  җибәрелде. Без­нең сайтны күзәтеп, аның белән кызыксынып торучыларның ике көн дәвамында үзләренә ошаган фоторәсемгә тавыш бирү мөмкинлеге булды. Нәтиҗәдә, Светлана Россееваның фотоэше җиңү яулады, анда бер яшьлек кызы Елизавета һәм гаиләнең Ася кушаматлы яраткан мәчесе сурәтләнгән.

– Конкурс турында социаль челтәрләрдән белдем. Без элек тә фотоконкурсларда катнаштык, әмма бу беренче тапкыр җиңүебез. Безнең өчен Тәтештәге генә түгел, Ульяновскийдагы дуслар һәм туганнар да тавыш бирделәр, шулай да җиңү безнең өчен көтелмәгән шатлык булды, – дип уртаклашты Светлана. 

Редакциябездән призларны кечкенә Елизавета гына түгел, ә Ася кушаматлы мәче дә алды.

Безнең “Тәтеш таңнары” сайтындагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз һәм конкурсларда катнашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев