Реклама
Җәмгыять
Эш визиты
Районыбызга Гомумроссия халык фронты (ГХФ) штабы рәисе Елена Цунаева килде.
(Тәтеш, 10 июль, "Тәтеш таңнары"). Районыбызга Гомумроссия халык фронты (ГХФ) штабы рәисе Елена Цунаева килде. “Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология” тематик мәйданчыклары буенча штаб модераторы булып торучы Елена Моисеевнаны район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм архитекторлар Тәтештәге “Шәһәр буасы” проектының тормышка ашу барышы белән таныштырдылар.
Буа территориясен безнең якның тарихи-мәдәни традицияләрен исәпкә алып эшләү идеясе Гомумроссия халык фронты вәкиле тарафыннан уңай бәяләнде.
“Авторлар да, район башлыгы да эш барышында активлар, барысы да чын күңелдән, тырышып эшлиләр. Проектны башкару стадиясе югары, субъект ягыннан финанслау шартлары үтәлгән”, – дип билгеләп үтте Елена Цунаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев