Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшкуарлык нигезләрен өйрәнделәр

Тәтештәге 1 нче урта мәктәп базасында 6 – 7 нче сыйныф укучылары өчен “Мәктәп бизнес-старты” республика программасы буенча укулар булды.

Тренер Әлфинур Латыйпова хәбәр иткәнчә, әлеге чара “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында уза, аны ТР Икътисад министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

фото: Галина Тазетдинова

– Проектның максаты – үсеп килүче буында эшкуарлык күнекмәләрен һәм проект тәҗрибәсен үстерү, – дип басым ясады Әлфинур Исмәгыйль кызы. – Без беренче этапны узабыз, шулай ук аны республикабызның 11 мең укучысы узачак, 600 кеше икенче турга үтәчәк. Алар белән эшкуарлар эшләячәк, алар үз тәҗрибәләре, эшкуарлык серләре белән дә уртаклашачаклар. Ә җиңүчеләр Мәскәүгә барачак. Шуңа күрә безнең бурычыбыз – актив катнашу, команда эше, төрле фикерләр, эшкуарлык эшчәнлеген үзләштерү нигезләрендә ­креативлык.

Тренер мәгариф өл­кәсендәге бел­гечләр ярдәмендә укучылар белән әңгәмә үткәрде, аның барышында укучылар эшкуарлыкның нәрсә икәнлеген ачыкладылар, “бәя”, “эшкуарлык” төшенчәләре белән таныштылар, эшкуарның бизнесменнан нәрсәсе белән аерылып торуын, эшкуар нинди холык сыйфатларына ия булырга тиешлеген, эшкуарлык­ның сигез күнекмәсен ­ачыкладылар.

Шул ук вакытта укучылар эш­куарның үз хезмәтендә намуслы һәм итәгатьле булырга тиешлегенә ныклы рәвештә инандылар. 

Һәрбер ­катнашучы хезмәт дәфтәре ал­ды, анда эшкуарлык эш­чәнлеге мәсьәләләре буенча берничә биремне үтәргә, аларны үтәү барышында сыналучының үз эшен ачуга ничек омтылуын һәм командада эшли алуын ачыкларга кирәк булды.

фото: Галина Тазетдинова

Дүрт командага матурлык салоны, йога-студия, тир, бижутерия кибете, яз гөмбәсе (вешанка) үстерү кебек бизнес төрләрендә башлык булырга тәкъдим ителде.

Эшлекле уен вакытында укучылар фикер алыштылар, үз идеяләрен тәкъдим иттеләр, анализладылар, үзләренең бизнес-проектларын эш­ләделәр, аннары аларны тәкъдим иттеләр.

– “Мәктәп бизнесы старты” проекты миндә уңай тәэсир калдырды, – дип уртаклашты чарада катнашучы Камилла Павлушина. – Мин үзем өчен эшкуарлык өлкәсендә яңа белем һәм яңа кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе алдым. Миңа безгә үз бизнесыбызны булдырырга, аңа реклама уйлап табарга, чыгымнарны исәпләргә тиеш булуы ошады. Мин укуымны дәвам итәргә һәм үз бизнес-проектымны тормышка ашырырга тырышырга ­телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев