Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эсседә ничек итеп организмны артык кыздырудан сакларга

Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты Наталья Мазюкина тәтешлеләргә эссе һава торышында сәламәтлекнең иминлеге турында үзенең киңәшләрен бирә.

(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары"). Һава температурасы югары булу – кеше организмына җитди тәэсир итә.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты Наталья Мазюкина тәтешлеләргә эссе һава торышында сәламәтлекнең иминлеге турында үзенең киңәшләрен бирә.

Кояш бик нык кыздырганда 11дән 17 сәгатькә кадәр урамга мөмкин кадәр чыкмаска ­тырышыгыз.

Кояштан саклый торган күзлек кулланыгыз, ян-яклары җәелеп торган баш киемнәре, табигый тукымадан тегелгән кием киегез. Кимендә 2 литр су эчегез.

Эсседә алкоголь, газлы эчемлекләр кулланудан тыелып торыгыз. Күбрәк җиләк-җимешләр, яшелчәләр ашагыз. Җилләткечкә якын утырмагыз, чөнки бу салкын тию чирләрен көчәйтергә мөмкин. Җилләткеч булмаганда салкын суны бөркегечтән сиптерегез яисә идәнгә салкын сулы савыт куегыз. Аның алдына җилләткеч кабызыгыз. Үзегезнең активлыкны чикләгез, югары физик киеренкелек белән бәйле булмаган эшләрне башкарыгыз.

Аеруча да балаларга игътибарлы булыгыз һәм күзәтеп торыгыз. Аларга эссе һава торышында кояшта йөрергә рөхсәт итмәгез. 

Аларны урамда, машинада, кызыну урынына барган чагында, елгада, күлдә су коенганда үзләрен генә күзәтүсез калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев