Фаяз Йосыпов “Бакырчы” хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшли
Эретеп ябыштыручы һөнәрен ул мөһим дип саный, аңардан башка иген дә чәчеп, йорт та төзеп булмый, дип билгеләп үтә.
(Тәтеш, 12 июнь, “Тәтеш таңнары”).
Фаяз Йосыпов “Бакырчы” хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшли.
– Сигезьеллыкны тәмамлагач, армиягә кадәр, ул чактагы “Алга” колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйдым. Армиядән соң туган авылга кайттым. Мине һәм тагын бер егетне Тәтешкә курсларга җибәрделәр, ике ай токарь һөнәренә укыттылар. 1981 елдан хуҗалыкта токарь да, эретеп ябыштыручы да булып эшләдем. Бөтен нәрсәгә үзем, тәҗрибә белән өйрәндем дияргә була. 2011 елдан бары тик эретеп ябыштыру эшләре белән генә шөгыльләнәм, – дип сөйли Фаяз Фәткелислам улы.
Гомуми хезмәт стажы кырык елдан артык булуга карамастан, ул көн саен үз һөнәрендә яңа нәрсә өйрәнүен әйтә.
Хәзер Фаяз Йосыповның вазифасына техникаларны кыр эшләренә әзерләү керә, эшсез утырырга туры килми. Ә эшеннән буш булган вакытларында күршеләренә һәм танышларына ярдәм итә: кемнеңдер мунча мичен, кемгәдер капкасын эретеп ябыштыра.
Туган авылы өчен дә тырыша. Мисалга, авыл зиратындагы койма – аның хезмәт сөючән кулларының эше.
– Дизайнны җитәкчебез Илгиз Фатыйхович белән фикер алышып эшлибез һәм бергәләп тормышка ашырабыз. Ул белеме буенча инженер, – ди Фаяз Йосыпов.
Эретеп ябыштыручы һөнәрен ул мөһим дип саный, аңардан башка иген дә чәчеп, йорт та төзеп булмый, дип билгеләп үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев