Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галина Горланова. Сайлауларны каршылап

Сайлау кебек, мондый мөһим сәяси вакыйгадан беркайчан да читтә калганым юк.

(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Галина Горланова, табиб-офтальмолог, Тәтеш үзәк район хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы: “Сайлау кебек, мондый мөһим сәяси вакыйгадан беркайчан да читтә калганым юк. Үземнең тавышны уртак җитешлек өчен бирәм. Республикабызда халык өчен күп нәрсәләр эшләнә. Тормышыбыз елдан-ел кызыклырак, яхшырак була бара, югары яңа технологияләр моңа йогынты ясый. Дәүләт кешеләргә медицина хезмәте күрсәтүгә, аның авылларга файдалы булуына гаять зур әһәмият бүлеп бирә, ФАПлар төзелә, төрле программалар гамәлдә, илкүләм проектлар эшләнә, аларда безнең гражданнарның өлкән буынына аерым игътибар күрсәтелә. Әлеге әһәмиятле яңарышлар дәвамлы булырга тиеш, безнең һәркайсыбыз туганнарның, якыннарның социаль яктан якланган һәм аларның тормыш сыйфаты югары булуын тели”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев