Газета тарихны саклый
Укучы газета турында.
Тамара Кузина, Киртәле:
– Газетаны гомер буе алдырам. Бу инде гаилә традициясе, ә Тәтеш районы яңалыклары белән танышу – бик күптәннән килгән гадәт. Яхшы кешеләрнең тормышы турындагы язмалар, төрле рубрикалар астында басылып чыгучы тематик мәкаләләр күңелемә аеруча да хуш килә. Газета күләмле, бай эчтәлекле – миңа ошый. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңышлары, иртәдән кичкә кадәр эшләүче гади хезмәт ияләре хакындагы хәбәрләрне, кече авылларда яшәүчеләрнең тормышы турындагы мәгълүматларны күбрәк бастырсагыз иде дигән теләгемне җиткерәсем килә. Чөнки барысы да вакытлар узу белән онытыла, ә газета безнең истәлек һәм тарихны саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев